16сы гыйнварда тулды, 10 мең биреләме?

Кызыма быел гыйнвар аенда 16 яшь тулды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин вәгъдә иткән 10 мең сум акча тиешме?

Сорауга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова җавабы:
– Кызыгызга яки улыгызга 16 яшь гыйнвар аенда тулган очракта, кызганыч, гаиләгә 10 000 сум акча эләкмәячәк. Ул 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бирелә. Аны алу тәртибе документларында күрсәтелгәнчә, әлеге акча 11 майдан 30 июньгә чаклы 16 яшь тулган балаларга гына түләнә. Үсмер 11 майга кадәр дөньяга килгән икән, кабатлап әйтәм, 10 мең сум бирелми.


Фикер өстәү