Бөек Ватан сугышында катнашучыларның варисларына акча бирүгә бәйле 3 сорауга ҖАВАП

Өстәмәләрне  ничек алырга?

«Ватаным Татарстан»ны гомер буе алдырам. Бик яратып укыйм. Барыгыз да әйбәт яза. Мин «ВТ»дан кала башка газетаны алмыйм да. Монда дөрес сүзләр языла, теләсә нинди артистлар белән әңгәмәләр дә юк. Соравым шул: әти сугыш вакытында Ржев буйларында үлеп калды. Аны 68 елдан соң Югра эзтабарлары таба. Ул сугышка киткәндә, миңа 8 яшь иде. Әти өчен өстәмә акча ала аламмы?

Дания Камалова, 85 яшь

Пособиегә лаекмы?

Сугыш чоры баласымын. Әти киткәндә, 7 айлык көмәндә калганмын. Әтисе сугышта үлеп калганнар пособиегә лаекмы?

Биектау районының Юртыш авылыннан күршесе исеменнән бер ханым

Нинди документ кирәк?

Әни − I группа инвалид. Әти Курск дугасы камалышында һәлак була. Әти фронтка 1942 елның августында китә, ә мин сентябрь аенда туганмын. Өстәмә акча булачак дип ишеткән идем. Аны ничек алырга? Нинди документ кирәк?

Фирдәвес Гомәровна. Казан

 

Михаил Черепанов, «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы мемориалы директоры:

− Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары өстәмә пенсия алырга хокуклы. Тик аны рәсмиләштерү зарур. Россия Президентының 2012 елның 22 февралендә имзалаган 142 нче карары нигезендә әлеге пенсияне рәсми­ләш­тереп була. Ул нәкъ менә сугышта һәлак булганнарның варис­ларына пенсия билгеләү турында.

Әлеге документ нигезендә өстәмә түләүләр 2012 елдан бирелергә тиеш. Теге яки бу сәбәп белән өлгермәгән булсагыз, аны рәсми­ләштерергә бүген дә соң түгел әле. Бу компенсациягә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбинең тол калган хатыны һәм баласы суд тарафыннан варис булып танылган очракта хокуклы. Әлеге өстәмәнең айлык күләме – 14 мең сум. Закон буенча варисларның саны икедән дә арта алмый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бу өстәмә балаларга түгел, варис статусына ия булганнарга гына түләнә.

Варис булу өчен өч шартның үтә­лүе кирәк. Беренчесе: кеше хәрби хә­­рәкәт вакытында һәлак булган дип танылырга тиеш. Бу очракта нинди сугыш, нинди хәрби конф­ликт икәнлеге мөһим түгел. Әгәр сугыштан соң яралардан үлә икән, балаларга өстәмә пенсия билгеләнми.

Икенчесе: компенсациягә дәгъва кылучының, әтисе һәлак булганда, 18 яшьтән кечерәк булуы шарт.

Өченчесе: һәлак булган сугышчының баласы бүгенге көндә инвалид булса гына, варис исемен йөртә ала.

Оныклар бу өстәмәгә лаек була алмый. Шушы шартлар үтәлгән оч­ракта документлар туплый башларга мөмкин. Аның беренчесе – хәрби комиссариаттан әтиеңнең һәлак булуы турында белешмә. Икенчесе – судтан үзеңнең варис икәнлегеңне раслаучы белешмә. Шушы ике документны кулга алгач, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фонды кабул итсен өчен, кулда документлар булырга тиеш. Адвокат ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.

 Светлана Гайдук, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә пенсия түләүләрен билгеләү, яңадан исәпләп чыгару һәм оештыру бүлекчәсе җитәкчесе:

31803 сугыш инвалиды, аларның тол хатыннары, концлагерь тоткыннары, тыл хезмәтчәннәре Җиңүнең 75 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алды. Барлыгы – 1,8 млрд сум. Татарстанда 203 кеше сугышта катнашучы статусына ия, тик алар 1941 – 1945 елгы сугыш хәрәкәтләре катнашучылары булып саналмый. Аларга түләүләр каралмаган, бүтән льготалары бар. 75 мең сумлык түләү Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидлары, аларның тол хатыннарына, гетто һәм башка мәҗ­бүри тоту урыннарында булган балигълыкка җитмәгән тоткыннарга каралган иде. Бишәр мең сум алырга хокуклы: тыл эшчәннәре, һәлак булган сугышта катнашучыларның толлары.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

  • Рәхмәт сүзе

Җиңү бәйрәмендә үземә булган җылы мөнәсәбәтне күреп шатландым. Мин – 1923 елгы, Бөек Ватан сугышы ветераны. Балык Бистәсе Котлы Бөкәш авылында яшим. Быел мине бик зурладылар. Район җитәкчеләренә, безнең як депутатларына, бәйрәм белән котлаган оешма җитәкчеләренә, Котлы Бөкәш участок һәм район хастаханәләрендә эшләүче табибларга, Биектау районының Социаль иминият фонды коллективына, мине колак аппаратлы иткән Эльзага, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗиповка көн саен хәлемне белгәне өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Мине сөендергәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне зурласын!

Илдус Садыйков


Фикер өстәү