Безнең әтигә нигә таш куймыйлар?

Мин, Баулы районы Исергәп авылында туып-үстем. Безнең әти Гәрәев Нуриман Идрис улы 1939 елда фин сугышына китә. Аннан кайтып та тормый, Бөек Ватан сугышы башлана. Җиңү таңын Берлинда каршылый. Аның батырлыкларын раслап күкрәген орден-медальләр бизи иде. Без ун баласы аның өчен бик горурланып яшәдек. Сезгә мөрәҗәгать итүемнең сәбәбе – моннан 20 ел элек военкомат әтинең каберенә бушлай таш куйдырту өчен документларын сорап алган иде. Без аны авыл советныа тапшырдык. Алар исә, районга илтеп биргән. Үзләре таш куярга җитешкән гаиләләргә акчасын бирәселәр иде. Әмма берни дә булмады. Ни таш куелмыйча калды, ни аның өчен акчасын бирмәделәр. Әтине онытканнары өчен күңелдә үпкә хисе кузгала. Ни өчен әле дә таш турында әле дә бернинди сүз юк?
Мөсәгыйт Идрисов

Әлеге хатка ачыклык кертер өчен Баулы районының Исергәп авылының җирле үзидарәсенә атналар буе шалтыратттык. Беренче номер гел буш түгел дип күрсәтеп тора, икенчесен алмыйлар. Соңыннан район хакимияттендәгеләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әмма алар безнең барыбер җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итүебезне сорады. Ниһаять, җирле үзидарә сәркатибе Сөмбел Муллагалиева белән элемтәгә кереп булды.
– Әлеге сорауны район хәрби комиссариатына юлладым. Әмма алар сөендерерлек хәбәр бирмәде. Россия Президенты карары нигезендә, бушлай таш куйдырту 1990 елның 12 июненнән соң вафат булганнарга гына эләгә икән. Нуриман абый 1983 елда үлү сәбәпле, ул бу исемлеккә керми. Хәрби комиссариатта исә, әгәр алданрак вафат булганнарга да таш куйдырту мөмкинлеге килеп чыкса, бу гаиләгә хәбәр итәргә вәгъдә бирделәр, – диде ул.


Фикер өстәү