Төнлә Татарстанда М7 трассасында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машина шоферын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Аларның сүзләреннән билгеле булганча, юл һәлакәте кичә төн уртасында республиканың Алабуга районында килеп чыккан.
«Лада» автомобиле зур тизлектә юл читендә туктап торган «КАМАЗ»ның тагылмасына килеп бәрелгән.
«Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобилен идарә итүче егетнең башы җәрәхәтләнгән, аягы сынган. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене хастаханәгә озаткан», — диде аварияне күргән кешеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat