Үзмәшгульләр салымнарны кире кайтару турында: «Бу – намуслы хезмәт өчен бүләк»

11 майдагы ил халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгульләргә 2019 ел өчен түләнгән салымнарын тулысынча кире кайтарыр­га диде. Эшчәнлекләрен рәсмиләш­терүчеләр өчен мондый төр салым режимы илнең 23 төбәгендә гамәлдә. Татарстандагы үзмәшгульләр Путин тәкъдимен ничек бәяли? Шул турыда үзләреннән сораштык.

Россиядә 650 мең кеше үзмәшгуль булып санала. Белгечләр фаразлавынча, аларга тиешле компенсация күләме якынча 17 млрд сумга төшәчәк.

Салымнарны кире кайтарудан тыш, Владимир Путин барлык үзмәшгульләр өчен бер минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә салым капиталы бирергә тәкъдим итте. Шулай итеп, үзмәшгульләр керемнәрен җәлеп итмичә генә салым түләүләрен башкара алачак.

Татарстан Икътисад министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, республикада үзмәшгуль булып 64927 кеше исәпләнә. Монда чит төбәк гражданы булып та, эшчәнлек урыны итеп Татарстанны сайлаучылар да керә. Алар – 7400 кеше. Узган ел үзмәшгульләрдән кергән салым күләме 114 млн сумга җиткән.

Әлмәттән Карина Фазлыева рәсем ясау белән мавыга, мастер-класслар үткәрә. Президент тәкъдимен бүләк буларак кабул иттек, ди ул.

– Үзмәшгульләрнең күбесе әле аякка да басмаган килеш пандемия аркасында кыен хәлдә калды. Ярдәм чарасыннан, һичшиксез, файдаланачакмын. Бу – намуслы һәм гадел хезмәт өчен бүләк. Үз керемнәрен ел буе күрсәтеп, кулланучыларга чек биреп, салымны вакытында түләүчеләр хәзер хезмәтләре өчен бүләкләнә. Мин бу ярдәм чараларына шат кына, – дип уртаклашты Карина.

Әлегә үзенә ничә сум күләмендә акча тиеш икәнен белми. Санамаган да, сюрприз булыр, ди. Әлегә бу акчаны ничек алырга, моның өчен нишләргә икәненнән бихәбәр – тулырак мәгълүмат һәм ыгы-зыгының тынганын көтә. «Акча киләсе салым өчен счетка күчәр дип уйлыйм», – дигән фаразы бар әңгәмәдәшебезнең.

Карина артык күп акчага өметләнми. Ник дигәндә, 2020 елда кереме шактый күп булса да, 2019 елдагысы белән мактана алмый, уртача гына булган.

Каринадан аермалы буларак, Инна Колигер үзенә тиешле өлешен санап куйган инде. Якынча 50 мең сумнан артык акчага дәгъва итә ул. Монда 2019 елгы салымы да, 16 яшькәчә балага биреләчәк пособие күләме дә кергән.

Инна ханым бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнә, былтыр үзмәшгуль булып теркәлгән. Март аеннан бирле эше булмаган, димәк, кереме дә юк.

– Көтмәгән җирдән килеп чыккан ярдәмгә, билгеле, сөенәсең генә. Бу сумма минем югалтуларны капламаячак анысы. Әмма ярдәме тиячәк, – ди Инна.

Татарстанда үзмәшгульләргә ярдәм үзәге эшләп килә. Аның җитәкчесе Лиана Пахарева сүзләренчә, тәкъдим ителгән чаралар бик вакытлы. «Үзмәшгульләр мондый төр ярдәмгә өметләнмәгән дә иде. Узган ел эшчәнлекләрен рәсмиләштергәннәр, намуслы эшләүчеләр өстенлеккә чыкты. Хәзер бу чараларның үтәлешен көтәбез», – ди ул.

Сүз уңаеннан, 16–17 майда үзмәшгульләр «ӨйдәБулФест» онлайн чарасын оештырачак. Бер мәйданда үзмәшгуль һәм эшмәкәрләрне туплап, аларга үз товар һәм хезмәтләрен тәкъдим итү, сату мөмкинлеге биреләчәк. Онлайн фестивальне Инстаграм социаль челтәрендә күзәтергә мөмкин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү