Садриевлар гаиләсе әтиләре ачкан чишмәне төзекләндерә: «Шул чишмә янында әтием көтеп утырадыр төсле»

Һәр татар авылының мөлаем, иманлы, ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кешеләре була. Алар башкаларга үрнәк булып, туганлыкны санлап, өлкәннәрнең рухын кадерләп яши. Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Гөлсинә һәм Габделхак Садриевлар гаиләсе дә – әнә шундыйлардан. Алар туганнары белән бергәләп әтиләренең чишмәсен торгызырга булган.

Гөлсинә апаның әтисе белән әнисе 1947 елны өйләнешәләр. Өч балалы гаилә, эш белән бәйле рәвештә, Лаеш районының Шуран һәм Балык Бистәсе районының Саескан тавы авыллары арасындагы Кашан дигән урынга күченә. Әлеге җирне авыл дип тә әйтеп булмый. Урман дисәк, дөресрәк булыр.  Кырда, юлдан ерак булмаган бер урында нибары бер йорт кына була. Дөрес, алар күченгәндә биредә тагын бер гаилә яши әле. Бераздан исә алар да авылга күченә. Биредә яшәгәндә гаиләнең тагын ике баласы туа. Алар арасында Гөлсинә апа да була. Шулай итеп, гаилә монда ун еллап тирәсе яши әле.

Әтиләре чишмәгә 1954 елның 30 апрелендә җан өрә.

– Әтием барысын да сөйләде. Чишмәне кайчан ачканын да шуңа күрә яхшы хәтерлим. Әтиебез заман белән бергә атлый торган кеше иде. Чишмәнең суы бик тәмле. Көнчыгышка карап торып аккан чишмәнең суын файдалы дип әйтәләр. Хәзер бу тирәләргә агачлар үсте инде. Элек болай түгел иде, – дип истәлекләре белән уртак­лаша кызы.

Гөлсинә апаның һәм аның сеңлесенең гаиләсе хәзер шуны яңартырга булганнар. Төзекләндерү эшләренә узган ел ук нигез салына.  Быел исә тагын да матурлап бетерергә уйлыйлар. Май башында гына текә юлны сөзеп, юл ясаганнар. Ташлар түшәгәннәр. Чишмәнең ян-якларын матурлап, аерып алып, утырып хәл җыя торган урын әзерләмәкчеләр. Аңа «Ибәтуллин Галимулла чишмәсе» дип исем биреп, такта да эленәчәк.

– Авылыбызның фермеры Гафур Зарипов та тракторын биреп торып, вак ташлар салдырды. Элек тә чишмә буена чәй эчәргә менгәч, кәрәзле балын тотып килеп җитә иде, – ди Гөлсинә апа, авылдашына рәхмәтен белдереп.

Ишле балалы гаилә яшәгән йорт та чишмәдән ерак түгел урашкан булган икән. Дөрес, хәзер анда ялан кырдан башка нәрсә юк инде, тик шулай да гаилә өчен бу изге урынга тиң җир. Чөнки бәхетле балачаклары узган, әти-әниле еллар бит. – Шунда торганда үзебез дә көн саен диярлек чишмәгә барып чәй эчә идек. Әни арыш бодаеннан пешергән зур, җылы икмәген мичтән алып кисә иде дә өйдәге без – бала-чагаларны ияртеп, чишмәгә чәй эчәргә алып менеп китәр иде. Ул  вакытларда әти эштә булгандыр инде… Кече Елгага күченгәндә миңа 7 яшь  иде. Чишмәбез яшәгән авылыбыздан берничә чакрым ераклыкта булса да, бик яратам бу урынны. Әти-әниле бәхетле балачагым узган урын бит бу. Өлкәнәйгән саен боларга тагын да зуррак әһәмият бирә башлыйсың икән. Ирем белән күрше авылга ара-тирә эшкә йөрибез. Шуннан кайтканда да әлеге чишмәгә тукталмыйча узып киткәнем юк… Шул чишмә янында әтием көтеп утырадыр төсле… – дип күз яшьләрен сөртә Гөлсинә апа.

Аннан соң балачак истәлекләрен дәвам итә:

– Без үскәндә кытлык заман иде бит. Уйнар өчен уенчыкларны да кул астында булган әйберләрдән ясадылар. Абыем туганым белән икебезгә кызыл балчыктан курчак ясап бирә иде. Ул шундый матур килеп чыга иде. Балчык, катып киткәч, рәхәтләнеп уйный торган уенчык була иде.

Гөлсинә апа белән Габделхак абый – бик матур гаилә. Бер-берсен шулай кадерләп, саклап яшәгән гаиләләр әллә кайдан ук күренеп тора бит ул. Аларның һәр хәрәкәтеннән, бер-берсенә мөгамәләдән, күз карашларыннан сизелә ул. Бергә 40 ел гомер кичергән гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Җиде оныклары бар.

– Без – бик бай кешеләр, Аллага шөкер. Шуның кадәр оныгы булган әби белән бабай ярлы була алмый. Гөлсинә белән бергәләп сәяхәт итәргә яратабыз. Республикада бер дә барып күрмәгән ике-өч кенә район калды, – ди Габделхак абый.

Гөлсинә апа да аның сүзен куәтли:

– Һәр нәрсәдән матурлык табып яшәргә кирәк. Башкача булмый. Мин барган һәр җирне фото, видеога төшерергә яратам. Табигать, бакчадагы матурлык күңелгә рәхәтлек бирә. Без Габделхак белән бөтен эшне бергә эшлибез. Монысы – синеке, монысы – минеке, дип тормыйбыз. Хәтта бензин пычкысының сибен дә бергә кайрыйбыз. Бакчада да бергә, өйне дә бергәләп салдык. Бүген безнең бакчада бөтен яшелчә гөрләп үсеп утыра. Инде суганның да чүбен бер кат утадым.

Зөһрә Садыйкова 

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү