Чит ил спортчыларын һәм тренерларын Россиягә кайтаруны чикләү бетерелде

«Рубин» футбол клубының март ахырында киткән чит ил футболчылары якын арада Казанга кайтырга мөмкин. Сүз сигез футболчы турында бара. Алар — Швейцария спортчысы Дарко Йевтич, хорватлар Филип Уремович һәм Сильвия Бегич, грузиннар Хвич Кварацхелия һәм Зурико Давиташвили, швед Карл Старфельт, бразилияле Пабло Сантос һәм данияле Оливер Абильдгор.

Россия Хөкүмәте чит ил спортчыларын һәм тренерларын Россиягә кире кайтаруга чикләүләрне алган. Тиешле документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

«Әлеге рөхсәт Россия спорт оешмасы белән гамәлдәге хезмәт килешүе булган кешеләргә кагыла. Башкалар кебек үк чит илләрдән кайткан спортчылар да табиблар күзәтүендә булачак. Алар да шулай ук 14 көнлек карантин үтәргә тиеш», — дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 15 майда Россия футбол берлеге Башкарма комитеты 2019/2020 елгы Футбол буенча Россия чемпионатын яңадан башлау турында карар кабул итте. Россия премьер-лигасы чемпионаты 21 июньдә яңадан башлана.

Шул ук көнне «Рубин» үзенең Соцгородтагы базасында команда күнекмәләренең башлануын хәбәр итте. Россия уенчыларының күбесе Казанга кайтты инде.

 


Фикер өстәү