Төнлә Казандагы Елга портында шау-шулы кичәне полиция туктаткан (ВИДЕО)

Төнлә Казанның Елга портына берничә машинада килгән яшьләр көчле тавыш белән музыкаль кичә оештырган. Дөрес, ул озак дәвам итә алмаган. Полиция хезмәткәрләре яшьләрнең шау-шулы очрашуын туктаткан.

Шундагы шаһитлар әлеге хәлне видеога төшергән һәм социаль челтәрләргә урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, шау-шуга полицейскийлар бик тиз килгән һәм күңел ачу шунда ук туктатылган.

 


Фикер өстәү