Пенсиянең тупланма өлешен түләү вакытын арттырырга җыеналар

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиянең тупланма өлешен түләү вакытын ярты елга озайтуны тәкъдим иткән, дип яза “Известия”. Хезмәт министрлыгы әзерләгән документтан күренгәнчә, пенсиянең тупланма өлешен “туплап бару” чорын 258 айдан (хәзерге вакытта шулай) 264 айга, ягъни 22 елга җиткерү күздә тотыла. Аннан соң ул хуҗасына түләнә.
Пенсиянең тупланма өлешен түләү вакытын арттыру рәсми статистик мәгълүматларга бәйле. “Росстат” мәгълүматларына караганда, 2021 елда 919,6 мең ир-ат һәм 1 миллион хатын-кыз пенсия ала башларга мөмкин.


Фикер өстәү