Татарстанның музыка мәктәпләренә илкүләм проект буенча яңа җиһазлар алыначак

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк.

Матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак 14 белем бирү учреждениесе арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар.

Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.

Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.

 


Фикер өстәү