Грузин милли ризыгы чирбули пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

Йомырка — 5
Помидор — 4
Суган — 1
Әстерхан чикләвеге — 1 уч
Сарымсак — 4-5 теш
Томат пастасы — 1 аш кашыгы
Үсемлек мае — 2 аш кашыгы
Атланмай — 10 г
Яшел суган, укроп, петрушка, кинза — тәм буенча
Тоз
Су — 1/2 стакан

Атланмай һәм сыек майны табада җылытабыз. Вак итеп туралган суганны кыздырабыз.Аның өстенә сарымсак, әстерхан чикләвеге салабыз. 5 минуттан томат пастасын салып болгатабыз, вак итеп туралган помидор һәм су салып 5 минут пешереп калабыз. Соңынан йомырканы салып пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан бөтен яшеллекне турап салабы. Ризыкны кайнар килеш ашасагыз тәмлерәк булачак!

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү