Сөләйман РӘХИМОВ : «Болгар, Болгар дип сөйләү генә җитми»

Көтелмәгән дөнья хәлләре тормышыбызга зур үзгәрешләр кертте. Вирус таралу афәте уку йортларына да кагылды. Зур шәһәрләрдән читтә, мөстәкыйль яшәсә дә, Болгар Ислам академиясендә дә үзгәрешләр булмый калмады. Алар яңа шартларда ничек эшли? Бу хакта Академиядәге Исламны өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Сөләйман РӘХИМОВ белән сөйләштек.

– Хәзер без дә башка уку йортларындагы кебек дистанцион рәвештә белем бирәбез. Белгечләребез тарафыннан әзерләнгән мөстәкыйль платформа нигезендә, цифрлаштырылган белем даирәсе кысасында укулар дәвам итә; кабул ителгән программа тәртип белән алып барыла. Бу афәт укыту сыйфатына зыян салырга тиеш түгел. Билгеле, өйдә ябылып эшләү мәркәз хезмәткәрләренең эш тәртибенә дә үзгәрешләр кертте, шуңа күрә эшчәнлегебезнең кайбер юнәлешләрен көчәйтергә булдык. Әйтик, интернетта ачык кулланышта булган ресурсларда татар, рус, гарәп, төрек телләрендә дини әдәбият каталогларын өйрәнү, алардан, булган көчебезне җигеп, җентекләп материал туплау. Шул юнәлештәге эшебезнең нәтиҗәсе буларак, XII – XVII гасырларда Идел-Урал, Кырым төбәкләрендә яшәгән галим-голәмәләребезнең исемлеге булдырылды. Димәк, мондый шартларда да эшне алып барырга мөмкин.

:: Исламны өйрәнү мәркәзенең вазифасы нидән гыйбарәт?

– Исламны өйрәнү мәркәзе 2018 елның ахырында оешты. Төп вазифабыз – Россиядәге ислам тарихын, мирасын системалы өйрәнү. Бу җирлектә ислам кабул ителгән чордан башлап монда яшәгән, иҗат иткән ислам белгечләренең әсәрләрен табып, өйрәнеп, бастырырга әзерләп, дөньяга чыгару – төп бурычларның берсе. Тагын бер мөһим юнәлеш – авыр заманнарны кичеп, хәзерге көннәргә кадәр халык кулында сакланып калган иске китаплар, кулъязмалар җыю. 1960 – 1970 еллардагы кебек булмаса да, алар әле дә очрый, халыкта саклана.

:: Болгар академиясе үзе экспедицияләр оештырмыймы?

– Андый исәп бар. Әле ничегрәк оештырасын тәгаенләп бетермәдек. Бәлкем Татарстан Милли китапханәсе яки Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренә кушылып, бергәләп барыргадыр. Хәзер экспедицияләр оештыруның үз методикасы булырга тиеш, хәзерге шартларда 1960 – 1970 еллардагы экспедицияләр үрнәгендә эшләү үзен акламый. Ул вакытта халкыбыз мирасының күп өлеше университет (КФУ), ИЯЛИ галимнәре тарафыннан җыелып, китапханә фондларына керде. Алдыбызда торган мөһим бурычларның берсе – җыелган мирасны тасвирлау, каталогларын нәшер итеп, дөньяга таныту.

Үзебездә хәзер ике йөзләп кулъязма бар. Әлеге мирасның бөтенесе диярлек Идел-Урал төбәгенә карый. Болар – нигездә татарча, гарәпчә, өлешчә фарсыча, төрекчә әсәрләр. Иске имляда язылган 600ләп китабыбыз бар. Күбесе дини китап, арасында әдәби әсәрләр, дәреслекләр дә очрый. Саны ягыннан зур булмаса да, ул – кыйммәтле мирасыбыз. Академия бинасында зур булмаган күргәзмә залында шул җәүһәрләрнең иң асылларын күрсәтәбез. Монда шәкертләр өчен махсус лекцияләр оештырабыз, Академия кунакларын бу залда татар дини мирасы тарихы белән таныштырабыз.

Мирасны туплау беренче адым булса, аны өйрәнү – икенче бик зур эш. Мәгълүм ки, сәяси сәбәпләр аркасында 1990 еллар башына кадәр илебездәге ислам дине озак еллар буе өйрәнелмәде. 2005 елда Россия ислам университеты каршында фәнни группалар оешты һәм алар беренче булып илебезнең ислам дине мирасын системалы рәвештә өйрәнә башлады. Бу бик җитди фәнни адым иде. Шул ук елны Габделнасыйр Курсави әсәрләре әзерләнеп, урысча тәрҗемәсендә нәшер ителде, соңгы елларда Габдерәхим Утыз Имәни, Муса Биги, Зыя Камалиның дини әсәрләре дөнья күрде. Кызганыч, бу эш 2014 елдан соң тукталды.

Дини мирасны өйрәнү җиңел түгел, шактый катлаулы мәсьәлә. Дини мирасыбыз, беренчедән, сибелгән, төрле китапханә киштәләрендә, шул исәптән төрле ил китапханәләрендә саклана. Икенчедән, үз илебездәге китап фондлары да әле өйрәнүчеләрен көтә. Тасвирлама-каталоглар да юньләп эшләнмәгән. Безне киләчәктә башкарылырга тиешле зур хезмәт көтә.

Кайчагында аптырап калам: еллар буе Болгар, Болгар дип сөйлибез, әмма шул чорда яшәгән, иҗат иткән галимнәрнең исемнәре, әсәрләре, хәтта аларның кайда сакланганы да ачыкланып бетмәгән. Тырышкан сурәттә моны ачыклап һәм күчермәләрен әллә кайчан алдырып була иде бит. Дөрес, заманында бу эшкә беренче булып хөрмәтле галимебез Гамирҗан Дәүләтшин тотынган һәм, төрле чыганаклардан туплап, Болгар галимнәренең исемлеген үз китабында күрсәткән иде, ләкин бу эш башка галимнәр тарафыннан дәвам ителмәде.

Мәркәзебезнең тагын бер мөһим юнәлеше – фәнни-тикшеренү проектлары. Узган ел ике фәнни эшче төркем оештырдык. Бер төркем Уфа белән Казанда эшләде. Уфадагы гыйльми мәркәзнең архивында Риза казый Фәхретдин фондында моңа кадәр бастырылмаган «Ислам дине» әсәренең шактый күләмле варианты саклана. Әсәрне Башкортстан Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре Казан белгечләре белән бергәләп өйрәнеп, матбугатка әзерләде. Аның кыска варианты, заманында шактый кыскартылып, галимебез Әнвәр Хәйри тарафыннан хәзерге телгә күчерелеп, 2006 елда бастырылган иде. Хәзер инде әсәрне ничек бар шулай, Риза казыйның үз искәрмәләре һәм факсимилесы белән, хәзерге телгә күчермичә, академик басма итеп нәшер итәргә исәп. Мондый академик басмалар киң катлау укучылардан бигрәк, фән даирәсе, киләчәктәге җитди фәнни тикшеренүләр өчен эшләнә. Гаҗәеп бер әсәр ул. Аны укып чыккач, Риза казыйның киң карашлы кеше, зур белемле ислам дине галиме булуына кабат-кабат инанасың. Насыйп булса, бу хезмәтне быел бастырып чыгарырга ниятләп торабыз.

:: Уфада гына түгел, Петербургта да өйрәнәсе дини мирасыбыз шактый зурдыр әле?

– Чынлап та, Уфа архивлары бик бай. Риза казыйның архивы гына түгел, анда өйрәнәсе шактый күп нәрсә бардыр дип уйлыйм. Аннары Петербургтагы Көнчыгыш кулъязмалары институтында бик зур коллекция ята. Анда узган гасырның егерменче-утызынчы елларында безнең татар зыялылары ярдәмендә Идел-Урал төбәкләрендә тупланган шактый кулъязма Ленинград институтына юлланган һәм шунда саклана. Әйтик, туган ягым Әстерхан төбәгеннән генә анда меңнән артык кулъязма озатылган. Ул коллекцияләрдәге дини әсәрләр институт тарафыннан нәшер ителгән каталогларга кермәде. Заманасында аның гарәпчә булган шактый өлешен атаклы галимебез, милләттәшебез Әнәс Халидов өйрәнгән иде. Ул чакта дөньяви фәннәргә караган әсәрләр аның тарафыннан тасвирланды һәм нәшер ителде. Татар телендәге кулъязма коллекцияләр өлешчә генә өйрәнелде. Бу тасвирлама эшләрне өйрәнер дип, Академиядә белем алган яшь галимнәребезгә зур өмет баглыйбыз. Шәт, алар әкренләп шушы фәнни юнәлешкә керер.

:: Галимнәребезнең әсәрләре чит илләрдә дә бардыр бит?

– Әйе, Иран, Төркия, Үзбәкстан китапханәләрендә әле тагын берничә Болгар галимебезнең хезмәтләре бар. Әйтик, XIII гасырда яшәгән атаклы табиб Таҗетдин Болгариның бер хезмәте, XV гасырда яшәгән Мөхәммәд әл-Болгари әсәрләре Төркиядә саклана. Болгар чорында яшәгән галимебезнең бер хезмәте Ташкентта кайда сакланганлыгын беләбез.

Шушы юнәлештә эшне дәвам иттерергә, магистрларыбызны да кызыксындырып, бу эшләргә кертергә тырышабыз. Дөрес, студентларыбызның татар теле йомшаграк, әмма аларның гарәп теле әйбәт. Шуңа күрә дә милләттәшләремә: «Гарәп телен белүегез бик яхшы, тик без сезне татар дөньясына дип әзерлибез, сезгә гарәп теленнән тыш татарча да, урысча да әйбәт белергә кирәк», – дип тәкрарлап торам.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү