«Рубин» уенчысы коронавирус йоктырган

«Рубин» сакчысы Константин Плиевта коронавирус табылган.

Бу хакта Казан клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Рубин»ның матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, уенчы үзен яхшы хис итә һәм хәзерге вакытта Владикавказда табиблар күзәтүендә. «Уенчы Владикавказда апрель башыннан үзизоляциядә, безнең команданың башка әгъзалары белән элемтәгә кермәде. Константинның тизрәк терелүен телибез!», – диелә «Рубин» матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү