Мишустин 27 төбәкнең чикләүләрне йомшартырга әзер булуын белдергән

Россиядә инде 27 төбәк чикләү режимнарын акрынлап йомшартырга әзер, аларда коронавирус йоктыручылар саны кими, дип белдергән РФ Премьер-министры коронавирус таралуга каршы көрәш буенча координация советы утырышы барышында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Көндәлек мониторинг күрсәткечләре буенча бүген кайбер төбәкләр карантин чараларын акрынлап йомшартуга әзер дә инде. Гомумән алганда, федерациянең 27 субъекты бу. Соңгы көннәрдә аларда вирус таралу күрсәткече – бик аз, һәм каты авыручылар өчен булдырылган махсус ятак урыннарының яртысыннан артыграгы буш тора”, – дигән ул.
Оператив штабтан хәбәр ителгәнчә, соңгы тәүлектә Россиядә COVID-19 йоктыруның 8926 очрагы ачыкланган, 91 сырхау үлгән, 2836 кеше савыккан. 24 сәгать эчендә авырып китүчеләр саны тугыз мең кешедән азрак (коронавируслы сырхауларның гомуми саныннан 3,2 процент) тәшкил иткән.


Фикер өстәү