Кытайда яшәүче Роман Юртаев: «Кешеләр, яңа аякка баскан сабый сыман, сак кына гадәти тормышка кайта»

Кышын бөтен дөнья Кытайны күзәтсә, хәзер исә Кытай бөтен дөньяга карап тора. Коронавирус таралу алган илдә әкренләп гадәти тормышка кайту башланды, чикләүләр кими. Пандемия кешеләрнең яшәү рәвешен үзгәрткәнме? Гомумән, коронавирустан соң Кытай ничек яши? Шул хакта сәяхәтче, хәзерге вакытта Шанхай шәһәрендә яшәүче Роман Юртаев белән сөйләштек.

Роман, Кытай ни хәлдә?

– Мин ике елга якын Кытайда яшим. Коронавирус узгач, катгый карантин бетте инде. Ил үзенең гадәти тормышына әкренләп кайта башлады. Әмма кисәк түгел – яңа гына атларга өйрәнгән сабый кебек, уңышны куркытудан шүрләп кенә кайту бу.

Коронавирус халыкның яшәү рәвешен, гадәтләрен үзгәрттеме?

− Кызыклы социаль феноменга тап булдым. Минем күзәтүләрем буенча, кешеләрдә бер-берләренә карата ышаныч кимемәде, шүрләү, курку юк. Пандемиянең эзе дә калмады дияргә мөмкиндер. Кешеләр җиңеләеп китте, яңадан социаль тормышка ияләшә башлады. Бер ай элек кенә урамда битлексез бер кешене очратып булмас иде. Хәзер инде рәсми төстә битлекләрне кайбер урыннарда салу рөхсәт ителде. Халыкның 20 проценты аны сәбәпсез кими башлады. Шулай да метро, җәмәгать транспортына битлектән башка кертмиләр әле. Ресторан тирәләрендә чиратлар пәйда була башлады. Паркларда кеше бик күп. Паркка керер алдыннан һәркемнең тән температурасын тикшерәләр. Мин дә иртәләрен йөгерәм, велосипедта йөрим хәзер. Андый тормыш сагындырган. Кытай башкаларга бик яхшы үрнәк булып тора: иртәме-соңмы, кара полоса бетеп, аны агы алмаштырачак. Сабыр булырга кирәк. Дөньядагы башка илләр дә тиз арада үзләренең элеккеге яшәү ритмына кайтыр дип ышанам.

Сез әле коронавируска шик белән хастаханәдә дә ятып чыктыгыз бит. Вирус ачыкланмады, әйеме?

− Әйе, мин сау-сәламәт. Шанхайга ил чикләре ябылырга кала берничә көн кала кайтып төштем. Таиландта ялда идем. Кайтуга, коронавируска тест уздым. Аннан, чит илдән кайткач, карантин шартларында утырырга кирәк бит. Өйдә утырырмын дип карар кылдым, ике атна буе нәрсә эшләячәгемне алдан планлаштырып та куйдым. Икенче көнне табиб шалтырата: коронавируска тест уңай нәтиҗә биргән… Реакциямне күз алдыгызга китерә аласыздыр, әйеме? Нинди җирдә булдым, кем белән аралаштым икән дип уйларга тотындым. Билгесезлек куркытты. Җентекләп тикшерсеннәр өчен, ике атнага хастаханәгә яттым. Миндә вирус барлыгына ышанасы килми бит әле. Үпкә томографиясе, кан, мазок анализлары – көн саен диярлек шушы процедураларны узарга туры килде. Барлык нәтиҗәләр дә әлеге вирусның миндә булмавын күрсәтте. Кызык та, кызганыч та инде. Куркып яшәдем бит. Аның карарвы, дәвалаучы табиблар бик ягымлы һәм әдәпле иде. Алар турында аерым әйтәсем килә. Мине бик яхшы карадылар. Башка илләрдә дә, Россиядә дә сәламәтлек саклау тармагы шул дәрәҗәдә дип ышанасы иде. Минем фатир хуҗасын шулай ук ике атналык карантинга җибәргәннәр булып чыкты. Аэропорттан өйгә алып кайтып куйган таксистны да шулай ук.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Роман Юртаевның шәхси архивыннан


Фикер өстәү