Кемгәдер килолап, кемгәдер стаканлап: авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп бирелде

31 тонна башлы суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг кызыл чөгендер һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентесе. Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән Президент Рөстәм Миңнеханов авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп биргән иде.

Министр Марат Җәббаров белдергәнчә, программа нигезендә авыл халкына үсентеләр, орлыклар бушлай тапшырыла. Бу киеренке икътисади вазгыятьтә авыл халкын – эш, республиканы азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм итә.

– Без 4500 баш кәбестә үсентесе өләштек. Һәр авыл җирлегенә 180 данә туры килде. Базарлы Матак җирлеге зуррак булгач, аларга күбрәк бирелде. Беренче чиратта бу ярдәмне әби-бабайлар, аз керемле гаиләләр алды. Кемгәдер 5-6 үсенте генә эләкте. Теләүчеләр күп иде. Тагын бирсәләр, каршы килмәячәкләр. Суган, кишер, чөгендер орлыкларын исә «Әлки» кулланучылар кооперативы таратты, – дип белдерделәр Әлки районы башкарма комитеты икътисад бүлегендә.

Балтач районының Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев әйтүенчә, халык ярдәмне сөенеп алган. «Кәбестә үсентесен 5 гаиләгә унар данә итеп өләштек. Авыррак хәлле гаиләләргә суганны 1 – 1,5 кило да бирдек. Орлыклар стаканлап эләкте», – диде ул.

Ютазы районында район кулланучылар кооперативы аша 750 кило суган, 20 кило кишер орлыгы, 10 кило чөгендер орлыгы, 3500 баш кәбестә үсентесе таратканнар. Орлыклар, беренче чиратта, ялгыз яшәүче, аз керемле, эше булмаганнарга эләккән. Үстерелгән уңыш авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатылачак, бу халыкка өстәмә керем китерәчәк һәм яшелчә җитештерүне арттыруга ярдәм итәчәк.

Орлыклар белән тәэмин итүче операторлар буларак районнарның кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары чыккан, соңыннан алар тарафыннан авыл халкы үстергән уңышны алу һәм сату күздә тотыла.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү