Татарстанда ятьмә белән 200гә якын балык тоткан хатын-кыз кулга алынган

Мамадыш районының Чулман буендагы бер авыл янындагы пристаньда ятьмәләр белән законсыз балык тотуда гаепләнүче җирле хатын-кызны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәрләре хатын-кызның 90 метр озынлыкта ике  ятьмә һәм «батник» көймәсе ярдәмендә 183 данә балык тотуын ачыклаган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, ул тиешле рөхсәттән башка һәм тыелган балык тоту юлы белән тоткан.

Җинаять эше кузгатылган, хәзер балыкчы хатынга 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

 


Фикер өстәү