Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән массакүләм мәгълүмат чараларын иң зур зыян күргән тармакларга кертүне сораган

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларын Covid-19 коронавирусы таралудан иң зур зыян күргән икътисад тармаклары исемлегенә кертергә тәкъдим иткән.

Республика җитәкчесе Россия Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусовка бу җәһәттән тиешле мөрәҗәгать җибәргән.

Татарстан Президенты үзенең мөрәҗәгатендә пандемия шартларында төбәкләрдә массакүләм мәгълүмат чараларының реклама күләме кискен кимегән шартларда эшләвен билгеләп үткән. Шулай ук басма матбугат сатуның күләме кимү турында да искәрткән.

“Төбәкләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары керемнәренең кискен кимүе аларның эшчәнлеген туктатып торуга һәм хәтта бөтенләй ябуга китерергә мөмкин. Бу исә кешеләрне мәгълүмат белән тәэмин итү эшен начарайтып, хакимият органнарын халык белән үтемле аралашу каналларыннан мәхрүм итеп, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкка һәм иминлеккә йогынты ясарга мөмкин”, – дип аңлатып үткән Рөстәм Миңнеханов.

Бу җәһәттән Татарстан Президенты Россия Хөкүмәте Рәисеннән массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге өлкәсен Covid-19 коронавирусы таралу аркасында иң зур зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлегенә кертү мөмкинлеген карауны сораган.

 

 


Фикер өстәү