Телемләп кисәләр дә туфракка күмәләр: Балтачның яшь агрономнары помидорны шулай үстерә

Быел кыш уртасында Балтач районының Нөнәгәр урта мәк­тә­бен­дә булганнарның бары­сының да күзе тәрәзә төбендә яңа өлгер­гән кыярлары белән кукраеп утыручы үсентеләргә төшкән.

Алар яныннан беркем дә тыныч кына үтеп китә ал­маган. Кемдер фотога төшергән, кемдер ничек үстерүләре белән кызыксынган… Әле бит янә­шә­лә­рендә шаулап үсеп утыручы, өлгереп килүче помидор, борыч үсентеләре, салат, төрле тәмләткечләр дә бар.

Баксаң, бу уку елында биредә Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә агрономия һәм авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү түгәрәкләре эшләгән икән. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү ния­те белән башланган бу эш бик нәтиҗәле дә була.

Әлеге түгәрәк белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гафиуллина җитәкчелек итә.
Түгәрәктә 7-8 сыйныфларда укучы 15 кыз шөгыль­ләнгән.

– Без теория белән практиканы бергә алып барыр­га тырыштык, – дип сөйли Гөлназ. – Туфрак төрләрен аеру, чәчү әйләнешен көйләүдән алып яшелчәләрне дөрес итеп чәчү, орлыкларның сакланышын күзәтү, аларны төрле корткычлардан, авырулардан саклауны өйрәтүгә кадәр барысын да эшләп карадык. Казан аграр университеты галимнәре белән гел элемтәдә тордык, алар безгә теоретик материал да, күрсәтмәсен дә җибәрде, уку, эш барышы белән кызыксынып тордылар. Башта куркып кына тотынган идек, әмма беренче көннән үк кызлар да бик кызыксынып, яратып өйрәнә башлады. Тора-бара әти-әниләргә дә безнең эш алымнары кызык тоелып, алар да өйләрдә балалар белән бергә без үткәргән тәҗрибәләрне эшләп карадылар.

Ә тәҗрибә дигәнең шактый кызыклы. Кибеттән сатып алган помидор, борычны телемләп кисәләр дә туфракка күмәләр, су сибеп торгач, шул телем­нәрдәге орлыклар ун көн эчендә шытым биргән. Тишелеп чыгып, бераз үскәч, аларны аерым савытларга күчереп утыртканнар. Алдан орлык әзерлисе дә, юасы, киптерәсе, саклыйсы да юк. Тук, әйбәт орлыклар үзләре тишелеп чыга. Иң хикмәтлесе: болай тишелгән орлык­лар барысы да бик әйбәт үскән. Уңышлары да сөендерерлек.

Яшелчә, җиләк-җимешне үстерү генә түгел, аларны корткычлардан саклау, авырулар булдырмау турында да бик күп кызыклы, файдалы мәгълүмат алган кызлар. Алдагы тормышларында да кирәге чыгачак әле бу өйрәнүләрнең. Тормышчан, кайсы яктан карасаң да, кирәкле, нәтиҗәле эш белән шөгыльләнгәннәр. Идеясе дә хуплауга лаек.

Яшь агрономнар моның белән генә дә тукталмаган. «Кызыл юл» хуҗалыгының быелгы язгы чәчүгә тәгаенләнгән арыш, бодай, солы, арпа орлыкларының тишелешен өйрәнгәннәр, күзәткәннәр, санап, анализлап күрсәткәннәр. «Орлыклар сыйфатлы, тишелеш яхшы», – дип тапканнар.

Инде бу тәҗрибәләре белән районда танылырга да өлгергәннәр. Сигезенче сыйныф укучысы Лиана Гыйльманова эшче һөнәрләре бәйгесенең район этабында икенче урын алган.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү