Авылдашларына ярдәм итүче Асия Фәйзуллова: «Әрвахларым сөенеп ятсын дим»

Югары Ослан районының Бакчасарай авылында яшәүче Асия һәм Әнәс Фәйзулловлар  изге айда игелек кылып калырга тырыша. Бу эшләрен кеше күрсенгә дип түгел, якты дөньядан киткән якыннарының рухын шат булсын өчен эшлиләр икән.

–  30 ел буе балалар бакчасында эшләдем. Сабыйлар тумый башлагач, бакчаны яптылар. 2017 елда безнең авылда яңа клуб сафка баскач, мине шунда мөдир итеп чакырдылар,  дип сөйли Асия ханым.

Асия ханым пандемия вакытында волонтер булып та эшли икән. Күптән түгел “Ярдәм янәшә” дигән акция буенча күчтәнәчләр өләшкәннәр.


Авылыбыз зур түгел. Шуңа да бер-беребезне белеп торабыз.  Тыл ветераны  93 яшьлек Наилә Сибгатуллинага шул тартманың эләкми калуына, күңелем кителде. Кайттым да, ирем Әнәскә бу хакта әйттем. Киңәшләшеп, без  аның күңелен күрергә булдык. Кимсенмәсен дидек. Көндәлек кирәкле азык-төлек җыелмасы туплап, аңа илтеп бирдек. Без аңа элек тә ярдәм итеп тора идек. Аның ире дә вафат, ике улы да үлде. Дөрес, бер килене кайтып ярдәм итә. Әмма вируска бәйле вазгыятьаркасында, әлегә кайтып йөри алмый.

Асия Фәйзуллова җирле үзидарәгә төрле эшләрдә ярдәм итә. Узган ел бергәләп үзара салым акчасы җыеп, бер чишмәне төзекләндерсәләр, быел тагын  берсен тәртипкә китерәләр икән.

–  Гаиләдә биш бала үстек. Әти белән әни кешеләргә булышырга өйрәтеп үстерде. Шуңада гел ярдәм итәсем килеп тора. Ураза аенда эшләгән яхшылыклар арта да бит әле ул. Әгәр булдыра алсаң, нигә булышмаска соң? Авылыбызда дүрт бала үстерүче гаилә дә бар. Гаеткә кадәр аларгада күчтәнәчләр илтергә уйлыйбыз, – ди ул.

Асия апа белән Әнәс абый ике ул үстергән. Олысы өйләнеп,үз гаиләсе белән яши. Ике онык бүләк иткәннәр. Кечесе әле өйләнмәгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


4 фикер

  1. Асия син молодец Анэс ьелэн тигезлектэ балаларыгызнын оныкларыгызнын бэхетенэ куанып озын гемер итегез Эти эниен сине дерес итеп тэрбиялэгэн.Аларга дога булып сэлэм булып барып ирешсен эшлэгэн изгелеклэрен.Амин.

    1. Рэхмэт,Илсояр апа!Амин.Рухлары шат,карангы гурлэре якты булсын!

  2. Анас хам Асия сез молодцы сезгэ исэнлек саулык бэхет телибез.

Җавап Отменить ответ