Социаль ипотеканы икенче тапкыр да алырга мөмкин

Моңарчы Татарстанда яшәүчеләр үз гомерендә бер тапкыр гына социаль ипотека буенча торак сатып алу мөмкинлегенә ия иде. Хәзер шушы программа нигезендә алган фатирлары өчен түләп бетергән гаиләләр, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган очракта, кабат соципотекага чиратка баса алачак. Моның өчен башкарма комитетка яки эш урынындагы торак комиссиясенә документлар (торакка ихтыяҗны раслаган) тапшырырга кирәк.
Социаль ипотека программасында катнашучыларның күпчелеге үзләренең әҗәтен 5 ел эчендә каплый. Бурыч буенча айлык уртача түләү күләме 12-18 мең сум тәшкил итә. Түләп бетерү вакыты – 28,5 елга кадәр. Беренчел кертемне фатир бәясенең 10 проценты күләмендә түлисе (әйтик, Казанның “Салават күпере” микрорайонында ремонт ясалган, 85 кв.метр мәйданлы өч бүлмәле фатир бәясе 3,6 миллион сум тәшкил итә, беренчел кертем күләме – 360 мең сум). Социаль ипотека буенча учетка басканнан соң туган һәр бала өчен 200 мең сум күләмендә субсидия (торакка түләү өчен) бирелә. Социаль ипотека буенча торак “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында төзелә. Төзелеш инвесторы – Дәүләт торак фонды. 2020 елда илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында барлыгы 4970 фатирлы 130 йорт төзү планлаштырыла.


Фикер өстәү