Биектау районында боз яуган (ВИДЕО)

Биектау районының Дөбъяз һәм Битаман авылларында боз яуган.

Бүген төштән соң, яшенләп килгән болыттан, Дөбъязда ун минутлап тирәсе боз яуган. Авылның бер өлешендә төшкәләп кенә китсә, икенче өлешендә буранлап яуган. «Ярый әле, бозлары эре түгел иде, утырткан әйберләргә зыян салмады»,- дип сөенә авыл халкы.

 


Фикер өстәү