«Нигә миңа бернинди ярдәм юк?»

Мин – ялгыз ана. Берүзем өч бала үстерәм. Коронавирус вакытында бирелә торган ярдәм кемнәргә тиеш икән ул? Аз керемле, мохтаҗ гаилә булып саналам. 1 мең пособие алам. Бу акчага яшәп булмый бит инде. Авыл советына барган идем, син кайда яшисең, ярдәмне шуннан алырга тиешсең,дип кайтарды. Әтнәдә пропискада торам, яшәвем Киров өлкәсендә. Кировта исә, кайда теркәлгән шуннан ярдәм бирелә дип аңлаттылар. Миңа нишләргә соң?

Әлфия Галиева

Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен, без Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Фәнил Каюмовкамөрәҗәгать иттек.

– Азык-төлек ярдәме Татарстанның  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исемлегенә нигезләнеп таратылды. Димәк, ул ханым исемлектә булмаган.  Әлеге ханым май аенда гына гариза язган. Дәүләт ярдәмнәрен алыр өчен, аңа  социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү