Медицина хезмәткәрләренә түләүләр буенча Владимир Путин катнашындагы киңәшмә башланды

Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин катнашында видеокиңәшмә башланып китте.

Киңәшмәдә каралачак төп тема — медицина хезмәткәрләренә каралган түләүләр. Путин узган киңәшмәдә әлеге сорауга яңадан әйләнеп кайтачакбыз дип искәрткән иде.

— Кайбер төбәкләрдә медиклар өчен киңәшмәдә әйтелгән түләүләр бирелмәде, — дип әйтте Путин киңәшмә алдыннан. Аның сүзләренчә, табибларга дип бүлеп бирелгән 52 млрд матди ярдәмнең 50,1 млрд төбәкләргә барып җиткән.

Путин әйтүенчә, сәламәтлек саклау, хезмәт министрлыклары медикларга каралган түләүләрне мониторингларга һәм барысы да аңлаешлы, ачык булырга тиеш.


Фикер өстәү