Татарстан егетләрен армиягә озата башладылар

Татарстан язгы чакырылышта солдатка алынучы егетләрне Үзәк хәрби округында беренчеләрдән булып частьларга җибәрәчәк. Алар анда 21 майда китәчәк. Егетләр республиканың җыелма пунктына 18 майда килә башлаган инде. Бу хакта генерал Погодин “Татар-информ” агентлыгына сөйләгән.

Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин әйтүенчә, хәрби чакырылышка кадәр зур әзерлек эшләре башкарылган һәм егетләрнең санитария-эпидемиологик иминлеге буенча барлык шартлар үтәлгән. Частьларга барып җиткәч, яшь солдатларны ике атналык карантин көтә. Шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын узачак.


Фикер өстәү