«Бер аспирин бөтен авыруга да килешми»

Безгә коронавирус белән озак яшәргә өйрәнергә туры киләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалына биргән әңгәмәсендә әнә шулай дип белдерде. 

– Коронавирус белән без генә түгел, бөтен дөнья халкы очрашты. Шушы вакыт эчендә без бик күп нәрсәгә өйрәндек. Инфекция булган круиз лайнерындагы кешеләрне, шул исәптән, татарстанлыларны Казанга алып кайтканда, бөтенләй әллә нәрсә кебек кабул иткән идек. Ул чагында без дөрес эшләдек. Бүген вазгыятьне аңлыйбыз. Саклану чараларын күреп эшләргә туры килә, – диде.
Татарстанда авыруның авыр очраклары 1 проценттан да азрак. Бу – бик мөһим. Моннан тыш, Президент, коронавируска бәйле вазгыятьнең тотрыклануын әйтте. Республикада авыручылар саны – 2400 кеше. Ләкин аларның яртысында авыру билгеләре юк. Авыручыларның яртысы – стационарларда, ә калганнары өйдә дәвалана.
Татарстанда авыручылар өчен 3 мең ятак әзерләнгән. Шулай ук 1600 ИВЛ аппараты да бар. Аларның 60 процентын файдаланырга туры килмәгән.
– Безгә коронавирус белән озак яшәргә туры киләчәк әле. Бу хакта алдан ук кисәтәм. Шуңа күрә хәзер саклану чараларын (дистанция, битлек, пирчәткәләр) күрү мөһим. Һәм безнең өчен беренче бурыч – икътисадны тотрыкландыру. Кешеләр хәзер саф һава суларга чыга, спорт белән шөгыльләнә ала. Акрынлап музейларга, китапханәләргә барырга мөмкин булачак. Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: без кайда гына булсак та, авырудан качып котылып булмый. Шуңа күрә саклык чараларын күрергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент табибларга тиешле түләүләр турында да сөйләде. Аның сүзләре буенча, Сovid-19 белән авыручылар янында эшләүче Татарстан табиблары апрель өчен 176 млн сум өстәмә акча алган. Май өчен дә акча алынган.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада түләүләр буенча авырлыклар юк.
– Миңа җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда мондый проблемалар юк. Без «кайнар линия» ачтык. Цифрлаштыру министры әйтүенчә, бүген 63 мөрәҗәгать алынган. Әгәр хилафлыклар чыннан да булса, без аны вакытында хәл итәчәкбез. Бу мәсьәлә минем шәхси контрольдә тора, – дип белдерде ул.
Аның фикеренчә, төбәк башлыкларына бирелә торган вәкаләтләр җитәрлек.
– Вәкаләтләр бездә бар. Бер аспирин бөтен авыруга да килешмәскә мөмкин бит. Моны Россия Президенты да яхшы аңлый. Районда эшләгәндә, миңа һәрвакыт республика хөкүмәте безне бераз кыерсыта кебек тоела иде. Хәзерге вазифамда да вакыт-вакыт шундый уйлар килә. Кыскасы, ашаган белми, тураган белә. Федераль үзәк моны яхшы беләдер. Шулай да күп кенә мәсьәләләрне без төбәк дәрәҗәсендә хәл итә алыр идек. Без – донор төбәк, шуңа күрә финанс ресурсы күбрәк булсын иде, дибез. Шулай да бюджеттан бирелә торган акча күләме буенча без начар төбәк түгел. Коронавирус шартларында без муниципалитетлар белән дә, барлык федераль структуралар белән дә эшлибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Президент, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, зур планнары булуын да җиткерде. Тик әлегә күбесе кичектерелә. Шулай да әлеге бәйрәм көненә бик күп объектлар әзерләнә.
– Республиканың йөз еллыгын беркем дә гамәлдән чыгармады, – диде Президент. – Безнең өчен бу бик мөһим: 100 ел элек Татарстан барлыкка килде, һәм шушы вакыт эчендә бүген нинди – шундый республика формалашты. Һәр шәһәр һәм районда программа эшләнде. Массакүләм чаралар, әлбәттә, булмаячак. Ә калганнары барысы да планлы рәвештә үтәләчәк.


Фикер өстәү