Казан сыра кайнату заводы социаль хезмәткәрләргә 3 мең санитайзер тапшырган

Дөньяда иң зур сыра кайнату компанияләреннән берсе – AB InBev Efes компаниясенең Казандагы филиалы Татарстанның социаль хезмәткәрләренә бушлай 3 меңнән артыграк санитайзер (кулларны дезинфекцияләү өчен сыекча) тапшырган. Акция Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим белән башланып киткән “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте кысаларында узган. Хәрәкәтнең максаты – теләгендә булганнарның барчасына коронавирус пандемиясе аркасында авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге бирү. “Без республика хакимиятенең кыен хәлләргә тарыган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәлләрен хуплыйбыз. Җәмгыятебездә беркемнең дә игътибарсыз һәм ярдәмсез калмаячагына ышаныч тудыра бу. Үз чиратыбызда, тормышларын куркыныч астына куеп эшләргә туры килгән социаль хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен мөмкинлекләребездән файдаланырга тырыштык”, – ди “Эфес”ның Казан филиалы директоры Евгений Осипов.

Сыра кайнату заводы акциянең икенче этабы кысаларында Татарстан фермерларына (сыра кайнату өчен арпа үстерүчеләргә) санитайзерлар тапшырырга җыена.


Фикер өстәү