Татарстанда табиблар авыруларны кабул итә башлады

Бүгенге көннән башлап Татарстан табиблары кабат планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме күрсәтә һәм халыкка планлы профилактик медицина тикшерүләрен үткәрә башлады. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Cоvid-19 коронавирусының таралу куркынычы булу сәбәпле, дәүләт һәм шулай ук шәхси медицина учреждениеләре билгеле бер куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш, диделәр ведомствода.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, өлкәннәрне дә, балаларны да алдан язылу буенча катгый аерым вакытта кабул итәргә кирәк. Вакцинацияне шулай ук чакыру буенча һәм аерым вакытта оештыру мөһим.

 


Фикер өстәү