Татарстанда баласын буып үтергән хатын үзенә кул салыр алдыннан хат язып калдырган

Татарстанда бер хатын-кыз 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үзенә кул салган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кичә көндез Әлмәттә буып үтерелгән бала һәм хатын мәетләре табылган. Бикле фатирдагы мәетләрне баланың әтисе тапкан. Фаразлар буенча, әни кеше башта улының аннары үзенең гомерен өзгән. Үлеме алдыннан хатын-кыз хат язып калдырган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү