Рөстәм Асаевның улы да җырлый башлаган (ВИДЕО)

Инстадөньяда танылган йолдызлар тормышын күзәтеп баручылар өчен тагын бер көтелмәгән яңалык пәйда булды. Гадәттә, җырчылар балалары тууга фото-видеоларын инстаграмга куеп, бөтен «уңышлары» белән таныштырып барырга ярата. Ә менә Рөстәм Асаев ул яктан тыйнаклык саклый һәм аның тормышы сер булып кала бирә.

Бүген ул улының җырлаган видеосын куеп шаккатырды. Кызы Гөлназ Асаеваның искитмәле матур җырлавын, туры сүзле, үзенә охшаган икәнен беләбез. Ә менә Мөслим исемле улының җырлавын әле күпләр бүген генә белгәндер. Алма агачыннан ерак китми, егет булдыра бит! Уңышлар юлдаш булсын Мөслимгә.


Фикер өстәү