Тиз арада эклер пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:
Он — 150 гр
Су — 250 гр
Атланмай — 100 гр
Йомырга — 4 шт
Су, атланмай, бераз тоз салып талгын утта кайнарга куябыз. Кайнап чыккач әкренләп он салып болгатабыз. Төерләр беткәнче талган утта болгатып торабыз. Массаны уттан алып берешәрләп йомырка салып туглыйбыз. Куе сметана охшаган камыр чыгарга тиеш. Майланган табага салып 30-35 минут 180-200 градуста пешрәбез.
Пешкән эклерларны шикәр комы салынган каймакка манып ашарга мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү