Россиядә 1 июньнән туризм өлкәсендәге чикләүләр йомшартыла башллый

1 июньнән илебезнең кайбер төбәкләрендә туристлык өлкәсендәге чикләүләр этаплап алына башлаячак. Иң элек медицина лицензиясенә ия булган санаторийлар, апарт-отель (номерлары аерым бер фатирдан гыйбарәт булган кунакханәләр) һәм коттеджлар ачылачак. ТАСС язганча, бу хакта “Ростуризм” башлыгы Зарина Догузова белдергән. “Җәйге сезонга зур өметләр баглыйбыз.

1 июньнән күпчелек төбәкләрдә карантиннан чыгуның беренче этабы башлана бит”, – дигән ул.
Чикләүләрне алу өчен “Ростуризм” “Роспотребнадзор” һәм төбәкләр башлыклары белән уртак эш алып бара икән.
Туристлык секторының эш кагыйдәләре төрле төбәкләрдә төрлечә булачак. “Ростуризм” башлыгы әйтүенчә, аларга якындагы ун көн эчендә аныклык кертеләчәк.


Фикер өстәү