Дәүләт Советының ТАССРга йөз ел тулуга багышланган тантаналы утырышы май ахырында булачак

Киләсе чәршәмбедә – 27 май көнне Дәүләт Советының ТАССРга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы үткәреләчәк. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Моннан йөз ел элегрәк нәкъ менә шушы көнне Россия һәм Татарстанның сәяси тарихында бик мөһим вакыйгага әйләнгән “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында” Декретка кул куелган. Яңа тарихи шартларда татар халкының дәүләтчелеген торгызуга нигез салган һәм республиканың эзлекле үсешенә этәргеч биргән документ бу.

Бүген шулай ук чираттагы – унынчы утырышны үткәрү датасы да билгеләнде. Ул 11 июньдә була.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президиум утырышын ачып, бүген республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуга көрәшү өчен кирәкле барлык чараларның күрелеп килүен әйтте. Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте, Штаб COVID-19 инфекциясенең аянычлы нәтиҗәләрен ничек тә киметүгә юнәлдерелгән карарлар чыгара һәм гамәлләрне җайга сала. “Бердәм Россия” партиясе башлангычында эшләүче волонтерлар мохтаҗ кешеләргә дарулар һәм азык-төлек китереп бирә, төрле көнкүреш мәсьәләлен хәл кылуга ярдәм итә. Тулаем алганда, хәлләр акрынлап тотрыклылана. Бу исә кайбер чараларны йомшарту мөмкинлеге бирде. Шул ук вакытта саклану чараларының барысы да гамәлдә булып кала, чөнки гражданнарны саклау, элеккечә үк – дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора, диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ул бюджеттан “төшеп калучы” керемнәр җәһәтеннән борчылу белдерде. Беренче кварталда тупланма бюджетка керми калган керемнәр күләме узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 25 миллиард сум тәшкил иткән.

“Икенче квартал тагын да авыррак булырга мөмкин, дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шул ук вакытта планлаштырылган барлык программаларын тормышка ашыру төп бурыч булып кала”.
Коронавирус эпидемиясе аркасында парламентның эш планына да үзгәрешләр кертергә туры килгән. “Яңа коронавирус инфекциясе барлык планнарыбызга, шул исәптән ТАССРның бер гасырлык юбилеена әзерләнү чаралары планын тормышка ашыруга да сизелерлек үзгәрешләр кертте, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советының чираттагы утырышлары көнен билгеләү турында чыгыш ясап. – Әмма, безнең уйлавыбызча, юбилей датасын билгеләп үтмәү дөрес булмаячак: моннан төп-төгәл йөз ел элегрәк – 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасын оештыру турында Декретка кул куйган”.
Тантаналы утырыш кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан АССРның йөз еллыгы: тарих һәм бүгенге чор” дигән доклад белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент фракцияләре җитәкчеләре чыгышларын тыңлау планлаштырыла. Утырыш йомгаклары буенча республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар исеменә тәкъдимнәр белән киңәйтелгән карар кабул ителәчәк. Моннан тыш парламентчылар республика районнар советларына тантаналы утырышлар уздырырга тәкъдим итәчәк. Аларга Татарстанның бүгенге йөзен булдыруга үзләреннән зур өлеш керткән муниципалитетлар ветераннарын чакырырга мөмкин булачак.

Дәүләт Советы Президиумы, әлеге вакыйганың җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырачагын исәпкә алып, тантаналы утырышны ТНВ телеканалы һәм “Болгар” радиосы аша турыдан-туры тапшыру турында карар кабул иткән. Турыдан-туры тапшыру Дәүләт Советының рәсми сайтында да алып барылачак.
Лилия Маврина тантаналы утырышның барлык иминлек чараларын үтәү нигезендә уздырылачагын басым ясап әйтте. “Коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләр 12 майдан этаплап алына башлауга карамастан, тулысынча юкка чыгарылмады әле, – диде ул. – Шуңа күрә утырыш көнендә бүлмәләрне дезинфекцияләү, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү буенча профилактик чаралар уздыру күздә тотыла. Моннан тыш утырышка чакырылучылар саны 75 кешегә генә (150 кеше урынына) калдырылды”.
Дәүләт Советының 11 июньгә билгеләнгән чираттагы – унынчы утырышына килгәндә, Лилия Маврина әйтүенчә, комитетлар тәкъдимнәре белән көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән. 2019 елга республика бюджетын үтәү һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджетын үтәү турында закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Моннан тыш Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм инвестицион эшчәнлек, алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында һ.б. республика законнарына үзгәрешләр керткән закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.
Җир асты биләмәләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты өченче – соңгы укылышта каралачак.
Унынчы утырыш кысаларында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларының хәле һәм аларны үстерү турында Иҗтимагый палата Рәисе Зилә Вәлиеваның чыгышын һәм “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларын тыңлау планлаштырыла.
Лилия Маврина әйтүенчә, унынчы утырышның көн тәртибе, июнь башында парламент комитетлары утырышлары үткәрелгәннән соң, киңәйтелергә мөмкин.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.


Фикер өстәү