Миңнеханов табибларга өстәмә түләнгән акча өчен Путинга рәхмәт әйтте

Татарстанда 6 меңнән артык медицина хезмәткәре Covid-19 коронавирустан зыян күргән пациентлар белән эшләгән өчен өстәмә акча алды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеконференция рәвешендә узган очрашуда әйтте.

“Сезнең йөкләмәгез нигезендә, 6048 медицина хезмәткәре өстәмә акча алды. Апрель аенда барлыгы 179 млн сум. Сезгә рәхмәт. Медицина хезмәткәрләренең дә рәхмәтен җиткерәм”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты әйтүенчә, республикада коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 26 дәвалау оешмасында 2577 урын әзерләнгән. Аларның 31 проценты кулланыла. “Медицина учреждениеләре җиһазлар, дарулар һәм шәхси саклану чаралары белән җиһазландырылган”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү