Илназ Минвәлиев туган көненә акча җыя?!

Бүген – Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиевның туган көне. Җырчы иртәдән инстаграмм битенә үзен котларга теләүчеләр булса дип, банк картасын куйган.  Кичке якта без дә Илназның хәлләрен белештек.

– Бәйрәм ясап булмый. Үзизоляция вакыты бит, кунак чакырыш юк. Өстәвенә ураза да бит әле. Шәһәргә кайтып булмый, авылда торабыз. Иртән уйладым да, туган көн белән котларга теләүче якыннарым өчен карта номерымны куйдым, — ди шаяртып. — Акча җибәрүчеләр күп. Тик артык баеп булмады. Акча салу турында сүзем күбрәк шаяру катыш иде. Салган кешеләргә рәхмәт. Әле менә хатын да, олы малай да картама «күчтәнәч» җибәргән, – ди Илназ.

– Әни бүген суган пирогы гына пешереп ашатам, дип шаярта. Быел әнинең туган көненә елдагыча концерт куя алмадык. Ишегалдында хашлама пешерү дә булмады. Сәбәпчесе – коронавирус. Иң мөһиме – исән-сау булыйк! Бәйрәмнәр күп булыр әле алда. Хәер, ураза ае болай да бәйрәмгә тиң инде ул.

Илназ быел уразаны бөтенләе белән тотарга исәпли. “Күңелем белән күптән диндә инде мин. 9 сыйныфта укыганда ук, мәчеткә йөри идем. Әле хатыннны да дингә кертүче үзем. Холкым шундый – дөреслек яратам. Турысын әйтәм, ачу саклап йөрмим, – ди Илназ.
Без исә, Илназга өч улының игелеген күреп, Динара белән тигезлектә яшәвен телибез. Туган нигезендә утлар сүнмәсен. Аңа әти-әниле булып, озак яшәргә насыйп булсын.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү