Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга: Татарстан халкы Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәчәк

Татарстанда Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан массакүләм чаралар үткәрү планлаштырылмый. Бу хакта Россия Президенты белән видеоэлемтә буенча эшлекле очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов бу турыда Владимир Путин соравына җавап биргәндә әйтте.

«Без бернинди чаралар планлаштырмыйбыз. Бүген бер-беребезне сакларга кирәк, шуңа күрә бу бәйрәмне һәркем өйдә бәйрәм итәчәк. Мин дә Ураза бәйрәмен үз өемдә билгеләп үтәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу хакта дин әһелләре белән күптән сөйләшү булды, килешмәү очраклары юк», — дип өстәде Татарстан Президенты.

 


Фикер өстәү