Президентны ишеткәннәрме?

Нәрсәдер барып чыкмаган, өзеклек булган икән, шаккатасы түгел. Иң мөһиме – чыгу юлын тиз арада табарга һәм мәсьәләне мантыйк белән ахырына кадәр җиткерергә.

Россия Президенты чираттагы видеокиңәшмәдә хөкүмәт әгъзаларына шундый шарт куйды. Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә исә коронавируслы сырхаулар белән эшләүче табибларга тиешле акча һәм социаль түләүләр турында барды.

15 майдагы киңәшмәсендә Путин медицина хезмәткәрләренә бәйле түләүләр белән тоткарлыклар килеп чык­канын белдерде. Ул бу юнәлештәге эшне тәнкыйтьләп, барысын да тәртипкә китерергә кушкан иде. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина персоналына түләү өчен бюджеттан 52 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко чыгышыннан билгеле булганча, җомга көнне узган киңәшмәдән соң, хөкүмәт COVID-19 диагнозлы пациентлар белән эшләүче табибларга түләүләрне исәпләү кагый­дәләрен ачыклаган. Хәзер мондый сырхаулар белән эшләү факты акча алу өчен сәбәп булып тора.
Ягъни түләү смена яисә сәгатьләр өчен бирелми.

«Түләүләр өч айга каралган. Апрель өчен 125 мең медицина хезмәткәре һәм 24 мең «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчеләре акча алырга тиеш. Акчаны стационарда эшләүче һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасы белән йөрүче 30 мең табиб һәм 77 меңнән артык урта медицина персоналы алган инде. Моннан тыш 17 мең кече медицина персоналына да түләүләр килеп җиткән», − дип сөйләде Михаил Мурашко.

Дәүләт хезмәтләре порталына медицина вәкилләреннән 6,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар түләүләр буенча аңлатма бирүне сорый. Министр мөрәҗәгатьләрнең субъектларга җибәрелүен белдерде. Михаил Мурашко сүзләренчә, сәламәтлекләренә зыян килү аркасында, иминият түләүләре 326 медицина хезмәткәренә күчерелгән, алар коронавирус йоктырган булган. Гомуми сумма 20 млн сумны тәшкил итә, дип хисап тотты министр. Медицина вәкиле үлә калса, иминият акчасын аның туганнары алырга хокуклы.

Киңәшмәдә моннан тыш Россия элемтә министры – дәүләт хезмәте порталы эшчәнлеге; хезмәт һәм социаль яклау министры – балалар өчен тиешле түләүләр; икътисади үсеш министры бизнеска ярдәм чаралары турында хисап тотты.

Владимир Путин илдә килеп туган вазгыятьне үзенчәлекле дип атады. Күрелә торган чараларны да шулай бәяләде Президент. «Моңа кадәр эшләмәгәнне эшлибез. Моның кадәр ресурслардан да файдаланган юк иде әле. Әле ярый андый мөмкинлек бар», – диде ил башлыгы.


Фикер өстәү