Пластик тәрәзәләр газ белән агуланучылар саны артуга сәбәпче булган

Быел  Татарстанда газ белән агуланучылар арткан. 2018 елда 18 кеше булса, узган ел аларның саны 30га җиткән.

2020 елның биш аенда гына да 15 кеше агуланган. Торак хуҗалыгы белгечләре моны агач тәрәзәләрне пластикка алыштыру белән бәйли. Шуңа да алар республика халкын тәрәзәләрен җилләтү режимына куярга өнди. Бер дә булмаса, вакыт-вакыт ачып алу да комачау итмәс, диләр.


Фикер өстәү