Кәгазь акча ышанычлыракмы?

Россиялеләрдә банк хисапларына ышаныч калмаган. Үзәк банк статистикасы шуны күрсәтә. Банк депозитларындагы процентлар да кызыктырмый халыкны, инфляциянең кулдагы акчаны даими ашап торуы да куркытмый. Кулдагы чыпчык һавадагы торнага караганда ышанычлырак дип саныйлар. Банклар түгел, пыя­ла банкалар акча саклау урынына әверелә. Март түнтәрелешендә сум очсызлангач, кешеләр электрон акчага караганда кәгазь акчаны өстенрәк күрә башлаганнар. Банкирлар үзләренең аякларына бик тырышып ата: банк хисапларын юк кына сәбәп табып биклиләр. Йөр шуннан соң, акчаңның тир түгеп табылган мал икәнен исбатлап, белешмәләр җыеп. Аннан Кудрин да: «Банк депозитларындагы акчаны хөкүмәт облигацияләренә әйләндерергә кирәк», – дип, халыкның котын алды бит. Процентларга салым салу тәкъдиме дә депозитка ышанычны бетерде. Банк хисабы түгел, кесәдәге кәгазь акча йөрәккә җылыны күбрәк бирә хәзер.

Менә шундый сәбәпләр аркасында, россиялеләр инде өченче ай рәттән банк хисапларын суыталар: өйгә кәгазь акча ташыйлар. 13 май көнне 25,9 миллиард сумлык электрон акча, кәгазьгә әйләнеп, кесәләргә күчкән, 14 май уңышы – 52,3 миллиард сум, 15 май күрсәткече – 40,7 миллиард. Соңгы дүрт атнада халык эш көннәрендә көн саен 10 – 50 миллиард сумны кәгазь акчага әйләндерә. Май башыннан ай уртасына тикле 217,8 миллиард сумлык электрон акча кәгазь банкнотларга әверелгән. Апрель аенда кешеләр 493,2 миллиард сумны өйләренә ташыганнар. Март аеннан башлап бүгенгә кадәр 1,43 триллион сум банклардан пыяла банкаларга күчкән. Россия Үзәк банкы тарихы өчен бу саннар – абсолют рекорд икән.

Банкирлар вазгыятьне йомшартыбрак күрсәтергә тырышалар. Банк кертемнәре кимеми, арта, дип әйтүчеләр бар. Чынбарлыкны дөресрәк аңлау өчен, депозитларның кемнәрнеке икәнен ачыклау дөрес булыр иде, билгеле. Сер түгел бит: чиновниклар милли проектларга дип бирелгән акчаны депозитка салып куярга да мөмкиннәр. Төрле-төрле субсидияләр һәм хөкүмәт ярдәме дә депозитларда ятмый микән? Федераль хөкүмәт әйтә бит: табибларга тиешле миллиардларны төбәкләргә күчергәннәр. Төбәкләрдә исә, акча юк, дип учларын җәеп торучылар байтак. Менә шул акчаның эзеннән йөрсәк, без, бәлки, халык акчасын өйгә ташыганда, депозитларның ни өчен үсүен ачыклый алыр идек.

Банк хисапларында акча хәрәкәте турында төгәл мәгълүмат март аеныкы гына бар әлегә. Банкирлар, шул мәгълүматка таянып, акчаны физик затлар түгел, юридик затлар чыгара дип әйтмәкче. Үзәк банк рәисе Нәбиуллина, үзизоляция режимы сәбәпле, кәгазь акчага сорау артканны белдерде. Нәрсә генә булмасын, учта кәгазь акча кыштырдавын яратучылар саны арта бара, монысы да хак.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү