Кыргый бал кортларын кулга ияләштергәннән умартачы булып киткән Хәбибуллинар: «Күч аерганны күрсәң, су сибәргә кирәк»

Тукай районының Байбүләк авылында гомер итүче Хәбибуллинар гаиләсе моннан бик күп еллар кыргый бал кортларын кулга ияләштергән. Шуннан бирле, кортларны үрчетеп, зур умарталык тоталар икән.

– Каенанамның юлына агачка сарган корт оясы очраган. Ул аны җыеп алып кайткан. Аннары шул күчне ояга урнаштырганнар. Бу вакытта мин килен булып килмәгән идем әле, – дип сөйли киленнәре Роза. – Минем нәселемдә умартачылар күп. Әби дә бабай да умарта тота иде. Аннан бу эш әти-әниемә калды. Шунлыктан Байбүләккә килен булып килгәч тә миңа умарта эше чит булмады.
Роза ханым Фирдәвес абыйга 1995 елда кияүгә чыга. Алар күрше йортта гына яши икән. Әмма әти-әниләре белән ашлары да, эшләре дә уртак.
– Элек корт күп чакты. Башта курка да идем әле. Бер тапкыр башымны чагып, муеным шешеп чыкты. Аллергия киткән иде. Алланың рәхмәте, терелдем. Шуннан бирле хәзер корт чакса да шешми. Ирем бөтенләй кортларның телен аңлый. Умарталыкта кулына кимичә дә эшли. Ул кортлар турында күп мәгълүмат җыйды, тәҗрибәсе зур. Карап кына тора. Бетләсәләр дару бирә, ширбәтләренә төрле витаминнар сала. Кортлар сарымсак суын да ярата, – ди Роза ханым.
Умарталыкларында 80 баштан артык корт оясы бар. Ел нинди килсә дә, балсыз калганыбыз юк, диләр. Үзләреннән артканны саталар да.
Каенатасы Әзһәр абыйга – 82, каенанасы Фәния апага 81 яшь. Алар да тик утырмый. Кортлар янында мәш киләләр.
– Әти гел кортларга күз-колак булып тора. Күч аерганда да, шунда була. Кортларны аералар дип саклап тормыйбыз. Киткәне очып китә инде аның. Шулайда аерганын күрсәк, күч өстенә су сибәсез. Алар яңгыр килә дип белеп, якындагы агачка сара, – дип серләрен чишә Роза Хәбибуллина.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Кыргый бал кортларын кулга ияләштергәннән умартачы булып киткән Хәбибуллинар: «Күч аерганны күрсәң, су сибәргә кирәк»” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ