Балаларга 10 мең сум акча алу өчен гаризаны күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин

Татарстанның күпфункцияле үзәкләре өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә акча түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта Татарстанның күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Акча алу өчен күп функцияле үзәккә паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы, гариза бирүче һәм баланың СНИЛСы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, банк счеты номерын да күрсәтергә кирәк булачак.

«Гаризада банк счетының мәгълүматларын нәкъ менә гариза бирүче күрсәтергә тиеш. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Шунысы да мөһим — электрон почта адресын күрсәтергә киңәш ителә. Ул гаризаны караганда яки әлеге хезмәт күрсәтүдән баш тарту турындагы карар юлламасын җибәрү өчен кирәк булырга мөмкин», — диде Татарстанның күп функцияле үзәк баш методологы Руслан Нигъмәтуллин.

Гаиләдә ике яки аннан да күбрәк бала булса, бер гариза тутыру җитә, дип өстәде ул. Гаризаны учреждениенең рәсми сайтында «Документ формалары һәм үрнәкләре» бүлегеннән алып, алдан тутырырга була.

Хезмәт Пенсия фондына яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүне рәсмиләштергәндәге вакыттагыча күрсәтеләчәк.

Акча алу өчен, яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстанның күп функцияле үзәгенең 59 офисыннан теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итүгә 8(843)222-06-20 телефоны буенча дәүләт хезмәтләренең республика порталы һәм call-үзәк аша язылырга була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне 1 октябрьгә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Ул 1 июньнән башкарыла. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге акча быелның 11 маеннан 30 июненә кадәр өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган Россия Федерациясе гражданлыгы булган барлык балаларга тиеш.


Фикер өстәү