Татарстанның кай ягы белән горурланасыз?

Асаф Вәлиев, Татарстанның халык артисты:

– Татарстан диюгә, күз алдына бөтен яңарышлар килеп баса. Башка төбәкләр белән чагыштырганда без бик алда барабыз. «Без булдырабыз» дигән девиз үзе дә республика эшчәнлеген тасвирлый төсле. КамАЗ төзелеше, җир эшкәртү, алдынгы технологияләр куллану буенча без башкалардан бер башка өстен торабыз. Халыкка игътибар артты. Аның тормышы көннән-көн яхшыра. Юллар төзиләр, ишегалларын төзекләндерәләр. Читтәге танышларым Татарстанның алдынгы икәнен белә, аның белән кызыксына. Еш кына килеп күреп китәләр.

Камил Гыйльманов, Аксубай районы хакимияте башлыгы:

– Татарстанны бик яратып яшим. Аны башка бер җиргә дә алыштырмас идем. Чулман, Идел елгалары ни тора! Безнең туган җиребез бик уңайлы җирдә урнашкан. Сулыклар ди­сеңме, урманнарымы – барысы да бар. Чишмәләре әйтеп бетергесез. Безнең Аксубайда гына да 64 чишмә ага. Татарстанның нефть байлыклары, уңдырышлы җирләре белән горурланып була.

Рамил Мөхетдинов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе:

– Татарстан дигәндә, Арчабыз күз алдына килеп баса. Безнең районны «татар теленең әдәби бишеге» дип тә атыйлар. Республикага танылган язучылар, шагыйрьләрнең бик күбе – безнекеләр. Габдулла Тукаебыз исә – безне чит төбәкләргә, чит илләргә танытучы. Республикада хез­мәт куючы нинди генә югары катлау вәкилен алма, аның язмышы Арча белән бәйле. Моны  педагогика көллиятен күз уңында тотып әйтүем.  Озын сүзнең кыскасы: мин Арча кешеләре белән бик горурланам.

Лилия Сафиуллина, укытучы:

– Үз ягым белән горурланам. Гүзәл Кама Тамагының матурлыгын килеп күрсәгез иде сез! Бар җирдә матурдыр, әмма безнеке иң-иңе. Мәрхүм Туфан абый Миңнуллин ягы бит без. Әнә шул гүзәл табигать иҗатка көч биргәндер дә инде. Хәзер үзебез тирә-якка карап, хозурланып яшәргә һәм эшләргә көч алабыз. Әгәр инде туган яктан читкәрәк китсәк, Казанның Кол Шәрифен, Зөя утрауларын, Биләрне, Болгарны, Алабуганы горурланырлык җир дип атар  идем.

Финзия Газизова, Австралиядә яшәүче милләттәшебез:

– Татарстан – минем туган җирем. Биредә балачагым, яшьлегем узды. Анда яшәүче тырыш, эш сөючән халкым белән горурланам. Ул – һәр татарның туган йорты. Кайда гына яшәсәк тә, күңел аңа талпына. Үзем дә шулай. Республикамны бик яратам. Казан – минем өчен иң матур шәһәр.


Фикер өстәү