Шәле чүбе: халык – чүптән, башлык халыктан зарлана

«Көне-көне белән авыл зур бер чүплек савытын хәтерләтә. Бөтен җирдә пакетлар очып йөри. Ул ишегалларына, бакчаларга керә. Контейнерлар бик тиз тулып, әйләнә-тирәсе чүпкә бата. Ике ел шушы хәл бездә. Беркем бернинди чара күрергә теләми».

Питрәч районының Шәле авылы халкы безгә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Татар авылында чүп мәсьәләсе чыннан да шулай катлаулымы? Сәбәп нидә? «ВТ» хәбәрчесе бу проблема буенча ике якның да фикерен тыңлады.

«Чиста булганы да юк»

Ә проблема, чыннан да, бар. Шәле авылында халык чүпне контейнерларга чыгара һәм алар тулгач, махсус машина алып китә. Моның өчен 10 куб метрлы зур дүрт контейнер урнаштырылган. Аларның икесе – Тукай, берсе – Кызыл Йолдыз, берсе – Вахитов урамында. Халык күп һәм барлык чүпне дә шушында ташлагач, савытлар бик тиз тула икән. Алып китүләре дә сирәгрәк була, дип аңладык.

Таякның иң юан башы контейнерлар янындагы йортларга төшәдер, күрәсең. Чөнки чүп савытыннан очкан пакет, төрле калдыклар монда яшәүчеләрнең ишегалларына, бакчаларына тула.

– Шәлегә керә торган урында иң матур болынлык иде. Чүп савыты куйгач, бөтен матурлыкның яме китте. Җыештырылмаган көннәрдә бөтенләй коточкыч була. Хәер, савытларның буш, әйләнә-тирәсе чиста торган чагын күргәнебез дә юк, – диде авыл халкы безгә.

Элек калдыкларны ераккарак, чүплек базына илтеп ташлый торган булганнар. Чүп реформасы башлангач, ягъни ике ел элек авылга контейнерлар урнаштырганнар.

– Аеруча авыл башындагы контейнер бик тиз тула. Казанга эшкә йөрүчеләр күп авылда. Иртә белән ничә кеше эшкә бара, барысының да юлы шуннан уза. Бар халык читкә таралып ята торган чүптән зарлана. Бу мәсьәләне авыл төркемендә дә әледән-әле күтәреп торалар. Ләкин ачыктан-ачык әйтергә, үз исемнәребезне күрсәтеп, шикаятьләр язарга куркабыз шул. Бездә халык усал дисәләр дә, бераз куркаграк. Авыл башлыгы белән сүзгә килергә дә теләмиләр, – ди әңгәмәдәшебез.

Шәле гадәти генә авыл түгел. Ул – республикадагы иң данлыклы татар авылларының берсе. Биредә 3078 кеше яши. Шундый зур, матур, төзек авылда болай чүп таралып яту аны бер дә бизәми, әлбәттә. Халыкның борчылуы аңлашыла. Алар үзләре әлеге мәсьәләдән чыгу юлын да белә шикелле. Шәлелеләр фикеренчә, чүпләрне, башка авыллардагы кебек, пакетларга тутырып чыгарып, атнага бер- ике тапкыр алып китсәләр, яхшырак булыр иде. Яки контейнерлардагы чүпне ешрак килеп алсалар иде дигән теләкләре дә бар. Моннан тыш, савытларны рәшәткә белән әйләндереп алырга да мөмкин бит, диләр. Сүзләреннән аңлашылганча, бу хакта авыл җирлеге башлыгына да берничә тапкыр әйткәннәр.

«Халык үзе гаепле»

Ни өчен соң халык фикере искә алынмый? Әлеге сорауны без Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗановка бирдек. Ул исә мондый проблема килеп чыгуга халык үзе гаепле дигән фикердә.

– Кешеләр, акчасын түлибез бит, диләр дә чүпләрен кырыйга гына калдырып китә. Төзелеш материалларын, бакча чүпләрен чыгарып ташлагач, тиз тула инде ул. Чүпләрен, пакетларга салып, бәйләп калдырсалар да болай ук булмас иде. Ә алар пакетларын бушатып китәләр. Контейнерлар тулгач, төбәк операторыннан машина чакыртабыз. Атнага бер дә, ике дә килә, көнаралаш алып киткән чаклары да бар. Элек, контейнерлар булмаган заманда, бөтен елга, чокыр-чакыр чүп белән тула иде… – ди ул.

Кечкенә контейнерларны да куеп караганнар. Берсе «Мәрзия» мәчете тирәсенә урнаштырылган булган. Ләкин анда да йорт яки бина хуҗалары канәгатьсезлек белдергәч, савытларны алырга туры килгән. СанПиН кагыйдәләре буенча да бөтен шартларны үтәү авыр икәнлеген яшермәде Илшат Әхмәтҗанов. Аның әйтүенчә, элек зур калдыклар өчен авылдан 1,5 чакрым ераклыкта махсус урын булган. Хәзер исә аларны махсус машина аерым җыярга тиеш.

– Халыкка әледән-әле: «Такта, бүрәнә кебек төзү материалларыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Җыеп торасыз да, машина чакыргач, барысын да алып китәр, дибез. Тик алар һаман контейнерга ташуын дәвам итә. Аркылы-торкылы такталар салынгач, башкага урын калмый инде, –
ди ул.

Шушы ук җирлеккә караган ТатЦИК авылында чүп җыю уңайлырак итеп оештырылган югыйсә. Анда чүпне һәр кешенең капка төбеннән алып китәләр. Башлык безгә белдергәнчә, 1 июньнән Шәледә дә чүпләрне капчыкларга тутырып алып китә башлаячаклар. Дөрес, без аралашкан кешеләр әлегә бу яңалыктан хәбәрдар түгел иде. Әллә мәгълүмат барып кына ирешмәде микән?

Түләвен түлибез, тик…

Бүгенгә халык чүп җыйган өчен 93 сум түли.

– Чисталык булмаса да, акчасын вакытында түлибез. Ә бәя гел артып тора. Халыкның да гаебе бар. Анысы да дөрес, – ди исемен әйтергә теләмәгән икенче бер яңа танышыбыз. – Кешеләр контейнерга барып җитмичә, кырыена бушатып китә чүп-чарны. Хәтта буш контейнерларга ташларга иренәләр.

Авыл группасында әлеге мәсьәләгә карата менә мондый фикер дә калдырганнар:

– Үзизоляция вакытында авыллардагы чүпләрне ешрак алып китәргә тиешләр иде. Ә безгә атнага бер тапкыр да килмәделәр. Пакетны бәйләп куйсаң да, этләр ертып бетерә аны. Килешәбез, үзебездән дә тора. Җыештырырга кирәк. Ләкин һаман чыгып җыештырырга кемнең генә теләге булыр икән?! Кеше ул бер чыгар, ике чыгар. Шуңа күрә халыкны гаепләмичә, эшне тәртипкә салу җаен карарга кирәк.

Кечкенә генә күрше Күн авылында чүпләрне, мәсәлән, атнага бер тапкыр җыялар икән.

– Бездә чүп буенча бер проблема да юк. Көне килеп җиткәч, капчыкларга тутырып әзерләп куябыз. Килеп алып китәләр. Шул кадәрле уңайлы. Чыгарып кына куям. Төзелеш материалларын, язын бакчадан чыккан чыбык-чабыкларны да аз-азлап кына, җай белән генә чыгарабыз. Әлегә кадәр сүз әйткәннәре юк, – диде биредә яшәүче Рүзилә Морасова.

«Өч көн элек кенә чистарттык»

Тукай урамында чокыр янындагы бик зур чүп өеменә күзебез төшкәч, без дә шаккаттык. Анда нәрсә генә юк иде: шешә, пакет ише вак-төякләрдән башлап тәгәрмәч, хәтта диванга кадәр бар… Матур гына агачлык үзе. Чокырлы елга урыны.

– Без аны өч көн элек кенә чистарттык, – диде Илшат Әхмәтҗанов бу хакта әйткәч. Бераздан сүзләренә дәлил итеп фотосын да җибәрде. – Әлеге урыннан өстәрәк парк төзергә уйлыйбыз. Югыйсә 50 метр ераклыкта гына чүп контейнеры да бар. Кеше аңа кадәр барып тормыйча, чүбен шунда гына ташлый шул.

Шушы кадәр чүп берничә атнада, хәтта берничә айда гына да җыелмый. Димәк, күптәннән чистартылмаган булган. Авыл башлыгына бу хакта әйткәч, ул: «Без аны мөмкинлек булган саен чистартабыз. Барыбер шулай җыела ул. Заманында елга иде анда. Акрынлап шушы чүпне күмеп, томалап бетереп киләбез инде», – диде.

Әйе, чүпләмәгән урында чиста була. Ләкин шул ук вакытта халык фикеренә колак салып, уртак тел табып, чүп җыюны башкача да оештырырга мөмкин бит.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда 48 муниципаль полигон исәпләнә. Чүпне эшкәртеп, аерым җыя торган полигоннар исә өчәү генә. «Республикада каты көнкүреш калдыкларын контейнерлар торган мәйданчыкларга китерү дә, шулай ук капчыклап җыю да каралган. Икенче ысул күбрәк авылларда кулланыла», – диделәр матбугат үзәгендә.

Татарстан муниципаль берәмлекләре советының матбугат үзәге:

– Халыктан җыелган чүпләрне төбәк операторлары полигоннарга алып китә. Гадәттә, чүп җыю ысулын халык үзе хәл итә һәм килешү төзи. Статистика алып барылмаса да, күпчелек очракта авылларда контейнерлар кулланыла, дип әйтергә мөмкин.

131 нче Федераль Закон буенча шәһәр бистәләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкаләтенә чүпне җыю һәм җирлектән чыгарудан тыш, сортларга аеру, утильләштерү, күмү эшләрен оештыруда катнашу да каралган. Димәк, моның өчен авыл җирлеге башлыгы җаваплы. Ләкин шул ук вакытта «Җитештерү калдыклары һәм куллану турында»гы Федераль Закон нигезендә чүпне җыю, чыгару, утильләштерү өчен төбәк операторлары да җаваплы.

Татарстанда ел саен 10 млн тоннага якын чүп-чар калдыгы җыела, аларның 60 проценты – терлекчелек, 28 проценты – сәнәгать һәм 12 проценты – каты көнкүреш калдыклары.

Россия буенча чүп-чар елына 30 млрд тоннадан артык җыела.

Россиядә чүплекләр 48 мең гектарны алып тора.

Каты көнкүреш калдыкларының 8 проценты гына утильләштерелә.

Ел саен каты көнкүреш калдыкларыннан 1,5 миллион тонна корыч, 100 мең тоннадан артык алюминий, 2 мең тоннадан артык аккургаш, 10 миллион тонна макулатура һәм 2 миллион тонна пластмасса алып булыр иде.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Зөһрә Садыйкова фотолары


Фикер өстәү