«Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре арасында «Ватаным Татарстан» журналисты да бар

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2018» конкурсына йомгак ясады. Бу хакта ТР Милли китапханщсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 323 китап катнашты, шуларның 57-се – чәчмә әсәрләр (проза), 52-се – тезмә әсәрләр (шигърият), 29-ы – балалар әдәбияты, 45-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 84-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 56-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2018 елда дөнья күргән, 2019 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның мең ярым китапханәсе катнашты.

Җиңүче китаплар билгеле.

 «Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урын Рабит Батулланың «Әсәрләр. 10 томда. 7 нче, 8 нче томнар»;

2 урын Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек»;

3 урын Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китапларына бирелде.

Хәбир Ибраһимның «Бәхетсез җаннар», Данил Салиховның «Чукрак» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урынны Марсель Галиевнең «Су каргышы»;

2 урынны Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту»;

3 урынны Илсөяр Иксанованың «Гомер сурәте» китаплары алды.

Роберт Әхмәтҗановның «Гомер биштәре», Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы», Рәмис Аймәтнең «Син минем җанымның яртысы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урынга Гәрәй Рәхимнең «Иске самавыр торбасы»;

2 урынга Йолдызның «Китаплы кич»;

3 урынга Йолдыз Миңнуллинаның «Ай кызы Зөһрә» китаплары чыкты.

Роберт Сәлахиевнең «Мин болай тырыш малай», Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле карандаш» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 урын Зифа Кадыйрованың «Где дорога к счастью?»;

2 урын Борис Вайнерның «Негде яблоку упасть!»;

3 урын Госман Гомәрнең «Шахмиран» китапларына бирелде.

Мөхәммәт Мирзаның «Звёздное поле=Йолдызлы басу», Нурихан Фәттахның «Итиль-река течёт» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынга Рәдиф Гаташның «Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 нче, 5 нче томнар»;

2урынга Хатыйп Миңнегуловның «Әдәбиятны өйрәнү юлында»;

3 урынга Саимә Ибраһимованың «Сокланам, шаклар катам!» китаплары чыкты.

Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым», Шаһинур Мостафинның «Батырлык кайтавазы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынны Разил Вәлиевнең «Годы тревог и надежд»;

2 урынны Юлай Шамильоглуның «Шигабутдин Марджани»;

3 урынны Фәүзия Бәйрәмованың «Татарская мать Чингиза Айтматова» китаплары алды.

Николай Сорокинның «Свети, мой Млечный путь», Светлана Суслованың «Татарский костюм» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

 


Фикер өстәү