Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституция буенча тавыш бирү алдыннан өйрәнүләр узды

Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы һөнәри квалификацияләрен күтәрде.

Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре дә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан мобиль кушымта ярдәмендә укулар узды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы – уникаль белем бирү-мәгълүмати программалар белән тәэмин ителеш ул. Бу белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына хокукый белемнәр дәрәҗәсен 24/7 режимында сакларга һәм сайлау кампанияләрен югары профессиональ әзерлек дәрәҗәсендә үткәрергә ярдәм итәргә тиеш», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасында өйрәтү материаллары, видеороликлар, методик кулланмалар һәм белешмәлекләр бар. Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше үзенә уңайлы вакытта шөгыльләнә ала. Система кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый һәм анализ нәтиҗәләре буенча аның шәхси кабинетына белемнәрне ныгыту өчен материал җибәрә.

Бүгенге көндә Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы үзләренең һөнәри квалификацияләрен күтәрде. Бу — Россия Конституциясенә төзәтмәләр, ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар буенча гомумроссия тавыш бирү көнен үткәрүдә катнашачак комиссияләрнең тулы составы.

 


Фикер өстәү