«89 яшьлек әниемнең игътибар булмаганга күңеле кителде»

Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче әнием Рәйсә Гибадуллина өчен борчылып язам. Җиңүнең 75 еллыгын шулкадәр көтеп торды. Башка юбилей елларында, медаль дә бирделәр, откырткасы да бар иде. Быел исә, акча бирәсе булгангамы, котламадылар. Дөрес, җирле үзидарәгә рәхмәт, ул котлады. Баксаң, әниемнең тыл ветераны дигән таныклыгы булмаганга, быел котлау да, ярдәм дә булмаган икән. Әнинең моңа күңеле төште. Кечкенәдән әти-әнисез калып, яшьли басуда эштә булган. Әмма балалыгы белән ул эшләгәнен исәпләтмәгән. Хәзер исә, шушы таныклыкны алу өчен әни яшендәге өч шаһит кирәк диләр. Әни үзе 89 яшьтә. Шаһитләрне таба алмыйбыз. Нишләргә дә белгән юк. Әнигә башка бернинди ярдәм дә каралмаганмы?

Сәрия Гибадуллина

Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен без  Нурлат районының башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Белов белән элемтәгә кердек.

– Рәйсә Габидуллинаның тыл ветераны таныклыгы булмаганга, ул әлеге исемлеккә керми калган. Киләчәктә таныклык алуда кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Бу эшне контрольдә тотарбыз. Кызганыч, сугыш чоры балалары бер ул гына түгел. Районда андыйлар бар әле. Күчтәнәчкә килгәндә, анысын да эшләрбез. Шушы араларда Рәйсә апаның хәлен белербез, – диде ул.


Фикер өстәү