Татарстанда балалар лагерьләре быел эшләрме?

Россия Мәгърифәт министрлыгы балаларның җәйге ялын оештыру кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Барлыгы 33,4 меңгә якын ял һәм сәламәтләндерү оешмасы ачылуы көтелә.Татарстанда  лагерьлар кайчан эшли башлаячак?

Россия Мәгърифәт министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева белдергәнчә, балалар һәм хезмәткәрләр лагерьга барыр алдыннан коронавируска тестлар узачак. Җәйге сменаларны ике атна итеп уздырганда,  сентябрьгә кадәр 4 смена үткәреп булачак. Лагерьларга бара алмыйча калганнарга  онлайн-сменалар оештыру каралган.

Җәйге ял мәсьәләсе Россия Президенты мәгариф өлкәсенә багышлап уздырганвидеоконференциядә дә күтәрелде. Төбәкләр аны уздыру вакытын үзләре хәл итәчәк. Барлык тип лагерьлар эшләячәк. 25 майда  җәйге ял буенча кайнар линия эшли башлый.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәгендә, лагерьларның кайчан ачылачагы турында мәгълүмат юк, диделәр. “Сәләт”   лагере ишекләрен кайчан ачарга җыена?

Әлегә төгәл  билгеле түгел. Татарстан Министрлар Кабинетыннан рәсми хәбәр  көтәбез. Быел Роспотребнадзор ягыннан авыррак булыр дип уйлыйм. Моңа кадәр дә таләпләр катгый иде анысы. Барысы да вазгыятьтән тора. Без август аенда булса да,  ике атналык сменалар үткәрергә әзер, – диде  “Сәләт”  җәйге кампаниясенең координаторы Игорь Смирнов. Ел саен безнең алан һәм форумнарда 18мең бала  катнаша. Быел да ялны көтәләр.  Юлламалар сату  башланган иде,үзчикләү вакытында туктатылды. Теләгән кешеләр сайтка кереп, гариза белән бергәбаланың казанышлары турында мәгълүмат тапшыра ала.  Без шуннан иң сәләтлеләрне сайлап алачакбыз. Гадәттә, бер урынга 4 кеше дәгъва кыла. Хәзерге вакытта һәр аланга юлламаның дүрттән бере сатылган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү