«Хурлыктан баласын өй янындагы бәрәңге бакчасына күмеп куя, үзе каядыр китеп югала»

Моннан шактый еллар элек Апас районы үзәгендә хатын-кызга һәйкәл куелды. Ул вакытта районны Азат Хәнифәтуллин җитәкли иде. «Ни өчен аналарга һәйкәл куймадың?» – дигәч, ул миңа: «Бөтен хатын-кыз ана була алмаска мөмкин», – диде дә сугыш вакытында җиткән кыз булып, сөйгәннәрен яуга озатып, аларны гомер буе көтеп кияүгә чыкмаган, кыз булып картайган әбиләрне искә төшерде.

«Андыйлар безнең районда да дистәләгән», – диде. Шушы сөйләшүдән соң күңелдә «Кыз-әбиләр» дигән китап чыгару уе туды. Миңа Татарстанның күп районнарында булып, бер тапкыр да ир назы күрмәгән хатын-кызларны барларга туры килде. Күңелне тетрәндерерлек күпме  яз­мыш­лар белән очраштым, гыйбрәтләр ишеттем. Районын да, исемен дә әйтеп тормыйм, бер кыз язмышы аеруча гыйбрәтле тоелды. Аны Хәмдия дип атыйк инде. 17 яшьлек Хәмдия дә сөйгәне Саматны сугышка озата. Авыл халкы әлеге ике  яшьнең саф мәхәббәте турында сокланып, үрнәк итеп сөйли. Аерылышуны бик авыр кичерә Хәмдия, күзләрендә айлар буе яшь кипми. Көннәрнең берендә Саматның әти-әнисенә улларының Мәскәү астында һәлак булуы турында яман хәбәр килә. Бу хәбәрне Хәмдия шундук ишетә һәм аңсыз кала. Кызның әти-әнисе тәмам куркуга төшә, имче карчыклар чакыртып өшкертеп тә карыйлар. Бер-ике айдан Хәмдия аякка баса үзе, яңадан колхоз эшенә йөри башлый. Әмма авыл халкы аның матур итеп елмаюларын да оныта. Моңсу, битараф карашлы кызны күршеләре, дус-ишләре төрлечә юатып карыйлар. Хәтта сугыштан яраланып кайткан бер егеткә димләүчеләр дә табыла.

Сугыш тәмамлана, авылда ирләр тавышы да ишетелә башлый. Әмма ким дигәндә ике йортның берсе үзенең хуҗасын көтеп ала алмый. Көннәрнең берендә авылда кеше ышанмаслык хәбәр тарала: Хәмдия корсакка узган! Ул елларны авылда әхлак тәрбиясенең нинди дәрәҗәдә булганын хәтерлисездер, усал теллеләр Хәмдиянең күзен ачырмый, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә әллә ниләр сөйлиләр. Хәмдия үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитә. Әти-әнисе әйтер сүз тапмый, дус-ишләре генә: «Сугыш болай да күпме гомерләрне өзде, бала гомерен кыйма, тап!» – диләр, аны үзләреннән бик калдырмаска тырышалар. Ә өйдә әти-әнисе күз-колак була.

Ир бала таба Хәмдия, аңа Самат дигән исем дә кушалар. Тик гайбәт яратучылар гына һаман тынычланмый: баланың әтисе кем булырга мөмкинлеге турында баш ваталар. Хәмдия, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, бер көнне, кеше-кара күрмәгәндә генә, баласын өй янындагы бәрәңге бакчасына күмеп куя, үзе каядыр китеп югала. Ике-өч көн узгач, аны күрше авылда балалар белән уйнаган җиреннән авылга алып кайтып, әти-әнисе кулына тапшыралар. Акылдан язган була Хәмдия. Өендә көннәр буе күзләрен бер ноктага текәп утыра. Урамга чыкса, үткән-сүткән һәр баланың башыннан сыйпый торган була. Язганнарым уйдырма түгел һәм инде сугыш тәмамланганга җитмеш биш ел узса да, авыл кешеләренең Хәмдия турында сөйләгәннәре күңелдән чыкмый. Аның язмышы –  илгә килгән дәһшәтнең бер чалымы, без бик үк игътибар итмәгән ягы. Гомер буе ирсез, баласыз, берьялгызы яшәргә дучар ителгәннәр тулы бер катлау булган. Бу буын инде бакыйлыкка китеп бетеп бара, ә күңелдә сугышка рәнҗү кала.

Риман Гыйлемханов


5 фикер

  1. Эйе БИК дорес сузлэр! Эниемнен апасы да кыз- эби булып номер кичерде,бакыйлыкка кучкэненж дэ ун ел вакыт утте.Гомер буе хезмэттэ булды,бервакытта да зарланмады.

  2. Ул вакытта кеше бик әшәке булган. Кеше сүзенә карап күпме кеше харап булган.

  3. Минем бабамнын сенлесе дэ кияугэ чыкмыйча кыз кое эби булып картаеп 89 яшендэ бакыйлыкка кучте. Ул минем этиемне, этиемнен ике сенлесен, энесен карап устергэн. Абыйсы, жингэсенэ топ йортта яшэп, хезмэт итеп, колхоз эшенэ йореп гомер кичерэ. Аннары минем этием ойлэнгэч, без 6 баланы карашып яши Зэкия апабыз. Без аны шулай яратып эндэшэ идек — Зэкия апа дип. Без усеп чыгып киттек, абыем топ йортта ойлэнеп яши башлады. Абыйнын ике баласын да карап устерде эле Зэкия апабыз. Ул эз сузле, тыныч кына эшлэп йори торган иде. Мина гел эйтэ иде, кияугэ чык, апан белэн жингэн янында хезмэтче булып яшэмэ ,- дип. Уз башыннан уткэнне эйткэн бит инде ул . Бер кайчан гайбэт сойлэшмэде, зарланмады. Урыны ожиахта булсын Зэкия апабызнын

Җавап Отменить ответ