Уразаның соңгы көнендә Камил хәзрәт Сәмигуллин туры эфирда мөрәҗәгать белән чыгачак

Иртәгә, 23нче майда, Рамазан-шәриф аеның соңгы көнендә, Галиев мәчетеннән туры эфирда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәчәк һәм Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгуны төгәлләячәк, ягъни соңгы – 30нчы җүзне укыячак. Бу хакта dumrt.ru порталы хәбәр итте.

Коръән хәтем кылуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан онлайн рәвештә 12.30 сәгатьтә «Рамазан – 2020: төп сораулар» рубрикасында һәм нәзарәтнең Инстаграмдагы аккаунтында – @dum_rt туры эфирда карарга мөмкин булачак.


Фикер өстәү