Бердәм идентификацияләү башлана: бер баш малны тамгалау якынча 35 сум торачак

Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү, ягъни тамгалау гамәлгә кертелә башлаган. Ул нәрсәсе белән уңайлы? Әлеге номеры булмаса терлек сатуга чыгарыла алмый дигән сүз дөресме?

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый. Бу эш иң элек Арча һәм Балтач районында, ел дәвамында һәр районның терлекчелек буенча база хуҗалыкларында үткәрелә.
Бүген министрлык һәм “РИВЦ” җәмгыяте операторлары ярдәме белән әлеге хуҗалыкларның ветеринария белгечләре терлекләрне бердәм идентификацияләүгә әзерлек эшләре алып бара.
Тамгалау системасы ничек эшли? Терлек организмына беркетелгән микросхема ярдәмендә терлекнең кайчан һәм кайда туганлыгы, сәламәтлеге, төрле авыруларга каршы нинди дәвалау чаралары үткәрелүе, кыскасы барлык мәгълүматны белеп була. Бердәм идентификация тамгасы булмаган терлекне читкә озату, сату, сугымга кабул итү тыела.
Әйтергә кирәк, бу система дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Европа, Азиядә, күршеләребез Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан һәм башка илләрдә бердәм тамгалау системасы уңышлы эшләп килә.
Хуҗалыкларда әлеге системаны булдыруда ярдәм итүче төп оешма саналган республика мәгълүмат һәм исәпләү үзәге җитәкчесе Нияз Хәлиуллин әйтүенчә, бердәм идентификацияләү әлегә мәҗбүри түгел. Киләчәктә исә алда исеме аталган районнар һәм терлекчелек буенча база хуҗалыкларына гына түгел, ә барлык крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда асрала торган мөгезле эре терлекне мәҗбүри тамгалау кертелә. Бер баш малны тамгалау якынча 35 сум торачак, — ди Нияз Андреевич.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү